Логотип «Мәйдан» журналы

Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишевага Уфа шәһәрендә һәйкәл ачылды

16 октябрь көнне Уфада Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишевага һәйкәл ачу тантанасы узды. "Башинформ" хәбәр иткәнчә, Октябрь проспекты аллеясенда Башкортстанда яшәүче 200гә якын кеше җыелган. Һә...

16 октябрь көнне Уфада Башкортстанның халык язучысы Зәйнәп Биишевага һәйкәл ачу тантанасы узды.
Clipboard59
"Башинформ" хәбәр иткәнчә, Октябрь проспекты аллеясенда Башкортстанда яшәүче 200гә якын кеше җыелган. Һәйкәл ачылышына язучының Күгәрчен районыннан якташлары да килгән.
Әлеге чара язучының "Хәерле көн!" дип аталган үз шигырен укыган тавышының аудиоязмасы һәм шәһәр хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Ирек Ялалов чыгышы белән башланды. Һәйкәлне ачу хокукын шагыйрә, БР Дәүләт җыены Рәисе урынбасары Юмабикә Ильясовага һәм язучының Мәскәүдән кайткан улы Тельман Әминовка тапшырдылар.
Чара З.Биишева исемендәге 140нчы гимназиядә укучыларның шагыйрәнең шигырьләрен уку белән тәмамланды.
2,8 метрлы бронза сынны скульптор Владимир Дворник ясаган. Һәйкәлнең уң ягында аның исемен йөртә торган "Китап" нәшрияты, аның артында - Уфа кәсеп һәм сервис көллияте. Һәйкәл территориясендә Зәйнәп Биишева исемендәге сквер булдырылган.
Зәйнәп Абдулла кызы Биишева —Башкортстан Республикасы халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Үз шигърият җыентыгын нәшер иткән беренче башкорт хатын-кызы, республикада беренче хатын-кыз драматург, Көнчыгыш хатын-кызларыннан роман-трилогия язган беренче прозаик. Халык күңелендә ул актив тормыш алып баручы, чын патриот, дөреслек һәм гаделлек өчен көрәшүче буларак истә калган.
 
 
Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар