Логотип «Мәйдан» журналы

Баш мие өчен кайсы ризык яхшы?

Ризык кабул иткәндә без баш миен дә тукландырабыз. Оганизмга кергән ризык аша ул энергия ала.Баш мие башлыча югары калорияле ризыклар ярата һәм хуҗасының күп ашавын тели. Ләкин үзе үк шуңардан зыян кү...

Ризык кабул иткәндә без баш миен дә тукландырабыз. Оганизмга кергән ризык аша ул энергия ала.


pek



Баш мие башлыча югары калорияле ризыклар ярата һәм хуҗасының күп ашавын тели. Ләкин үзе үк шуңардан зыян күрә. Бу хакта РИА Новости сайты хәбәр итә.


Баш мие сәламәт булсын өчен түбәндәгеләр кирәк:


1. Тәмле һәм майлы ризыклар. Бу энергиянең төп чыгынагы. Ләкин артык майлы ризык төрле авыру процессы китереп чыгарырга мөмкин. Шулай ук майлы ризык акыл үсешенә дә тискәре тәэссир итә.


2. Кофе һәм нейроннар. Галимнәр иртәнге ашны бер чәшкә кофедан башлау – сәламәтлеккә уңай йогынты ясый дип саный. Тикшерүләр күрсәткәнчә, кофе баш миен Паркинсон һәм Альцгеймер кебек авыруларның зыянлы тәэссиреннән саклый. Эчемлектә шулай ук кофеиннан тыш, фенолокислота, флавоноид, таннин, мелоноидин кебек матдәләр бар.


3. Баш мие өчен фитнес. Баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен яшелчә, җиләк-җимеш, яшеллек, төрле ярмалар һәм диңгез продуктларыннан торган сәламәт диета файдалы. Мәсәлән, майлы балыкта булган Омега-3 һәм Омега -6 дагы май кислоталары галимнәрнең күптән игътибар үзәгендә. Аларга кытлык баш миенең Альцгеймердан һәм шизофрениядән алып, игътибар җитмәү синдромына кадәр китереп чыгарыр иде. Бу бигрәк тә җитен һәм зәйтүн маенда кирәкле дәрәҗәдә.


Баш мие йөрәк эшчәнлеген, кан басымын тәртиптә тота һәм кан тамырларын саклый торган барлык файдалы продуктларны да ярата.


Бигрәк тә составында Омега - 3 кислоталары, витаминнар һәм антиоксидантлар булган продуктларны һәрдаим куллану, баш миенең уйлау дәрәҗәсен саклау һәм тагын да яхшыртырга ярдәм итә.

 
Фото: https://pixabay.com/

Интертат

Комментарийлар