Логотип «Мәйдан» журналы

Баш әйләнә, колак шаулый – гемоглобин төшкәнме?

Йөзнең һәм тән төсенең артык ак булуы, баш әйләнү, кан басымының түбәнәюе - гемоглобинның нормада булмау билгеләре. Шулай ук аппетит начараю, һәрвакыт йокы килү, арыганлык хисе, колак шаулау, аяк-кулл...

Йөзнең һәм тән төсенең артык ак булуы, баш әйләнү, кан басымының түбәнәюе - гемоглобинның нормада булмау билгеләре.


Шулай ук аппетит начараю, һәрвакыт йокы килү, арыганлык хисе, колак шаулау, аяк-кулларның еш кына салкын булуы, вирусларга тиз һәм еш бирешүчәнлек тә гемоглобинны тикшертергә кирәк дигән ишарә.





Бер сәбәпсез генә сәламәтлек начараймый һәм гемоглобин азаюның да сәбәбен тирәнтенрәк өйрәнергә кирәк. Азык-төлек белән организмга тимер аз кергән очракта шундый кыенлыклар тууы ихтимал. Операцияләр кичерү, бала табу вакытында күп кан югалту да моңа сәбәпче булырга мөмкин.
Кайберәүләр, аеруча да хатын-кызлар, аз ашарга тырыша яки, ябыгам дип, бөтенләй дә юньләп тукланмый. Гемоглобин барлыкка килсен өчен, организмда В12 витаминының тиешле дәрәҗәдә булуы шарт. Ул азрак икән, гемоглобин да түбәнәя дигән сүз. Ә аның азаюы исә кан авыруына китерергә мөмкин, шуңа да кичекмәстән гематологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук эчәклекләрнең тимерне үзләштерү сәләте кимегән булуы бар.
Гемоглобинны күтәрүнең иң нәтиҗәле ысулы ул - ит ашау. Тик итне шашлык итеп, яки духовкада кыздырып ашарга кирәк. Ягъни итнең парда яисә суда озак итеп пешерелмәгән булуы шарт. Чөнки бу очракта иттәге тимер таркалып бетә. Иттә безнең организмга керә торган тимернең 30 проценты бар.
Терлек бавыры да гемоглобинны күтәрергә сәләтле. Аны кишер һәм суган белән пешереп, менә дигән паштет ясарга була. Шулай ук малның теле дә канда гемоглобинны күтәрәчәк. Аны көнгә 50 грамм чамасы ашау да җитә.
Иммунитетны һәм гемоглобинны күтәрү өчен түбәндәге катнашманы әзерләргә мөмкин. Аның өчен әстерхан чикләвеге, киптерелгән җиләк-җимеш (200 грамм чамасы йөзем, күрәгә, кара җимеш), бал һәм лимонны (1 лимонны кабыгы белән) бергә иттарткычтан чыгарып, бал белән болгатырга һәм көнгә 1 аш кашыгы эчәргә.
Рационга цитруслар кертү дә гемоглобинны күтәрә. Өстәвенә, ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә. С витамины лимон, әфлисун, гранат, киви, грейпфрут, бакча җиләгендә күп. Шуңа да әлеге җиләк-җимешләрнең сутын эчү, шулай ук кишер, кызыл чөгендер, мүк җиләге сутлары да сезгә бу очракта ярдәмгә киләчәк. Кишер белән кызыл чөгендерне болай ашау да файдалы, организмга тимернең 5 проценты әлеге азыклар аша керә. Хөрмә, фейхоа, слива, карлыган, кура җиләге - болар барысы да тимергә бай ризыклар.
Ярмалардан карабодай бик файдалы. Яшелчәләрдән салат, укроп, петрушка да тимер чыганаклары. Өстәвенә, петрушка канда холестеринны киметергә сәләтле. Финанс мөмкинлекләре булган очракта, кызыл балык, кызыл уылдык, йомырка сарысы, диңгез азыкларын файдалану да гемоглобинны күтәрәчәк. Алар ярдәмендә организмда якынча 11 процент тимер үзләштерелүе билгеле.
Яшелчә һәм җиләк-җимеш ашаучыларның организмына В9 витаминнары җитәрлек күләмдә керә. Шулай ук организмда фолий кислотасына да мохтаҗлык булмый.
Гемоглобин белән кыенлыклар йөкле хатын-кызларда еш очрый. Ул түбән булган очракта баланың баш һәм арка мие үсеше тоткарланырга мөмкин икән. Шуңа да табиблар йөккә узар алдыннан бер ай алдан ук В9 витаминын эчәргә, йөккә узганнан соң да берничә атна кабул итәргә киңәш бирә.
Анемия вакытында куе кара чәй һәм каһвә эчү зыянлы. Каһвә организмдагы кальций һәм тимерне «юып» чыгарырга сәләтле.
Иң мөһиме - беркайчан да диагнозны үзегезгә үзегез куймагыз, ә иң элек табибка мөрәҗәгать итеп, проблеманың асылына төшенегез! Табиб белән киңәшләшкәннән соң гына дәваланырга керешергә мөмкин", - дип яза "Саулык. Татар халык медицинасы".

Автор: Фануз Хабибуллин


Фото: https://ru.freepik.com


Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-12-18/bash-yl-n-kolak-shaulyy-gemoglobin-t-shk-nme-3077264




Комментарийлар