Логотип «Мәйдан» журналы

Барнаулда татар мәдәнияте көне үткәреләчәк

29 сентябрь көнне Барнаулда Алтай краеның Шишков исемендәге китапханәсендә Татар мәдәнияте көне узачак. Татар мәдәнияте көне Алтай халыклары турында китап уку кампаниясе кысаларында уза. Алтай крае ки...

29 сентябрь көнне Барнаулда Алтай краеның Шишков исемендәге китапханәсендә Татар мәдәнияте көне узачак.
iJsHQrAP0Y0
Татар мәдәнияте көне Алтай халыклары турында китап уку кампаниясе кысаларында уза. Алтай крае китапханәсенең мәдәни программалар бүлеге мөдире Наталья Сычова әйтүенчә, 8 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр үткәрелгән әлеге чарада “Күп милләтле Алтай” күргәзмәсе ачылган. Анда төрле халык иҗатлары турында әдәбият, энциклопедия, сүзлекләр тәкъдим ителгән. Сүз уңаеннан Наталья Сычова Алтай краенда 150 халык һәм милләт вәкилләре яшәвен белдерде. Һәр пәнҗешәмбе төрле милләтләр үз көнен уздыра.
Алтай краеның “Дулкын” татар мәдәният үзәгенең “Яшь йөрәкләр” яшьләр клубы җитәкчесе Артем Зиннәтуллин бу чараның мондый форматта беренчесе булуын билгеләп узды. “Гадәттә без үзебезнең мәдәният турында китапханәләрдә, музейларда сөйлибез. Хәзер менә тулы бер көн татар мәдәниятенә багышланачак. Китапханә безгә зал бүлеп бирә. Башта фойеда милли костюмнар, көнкүреш эшләнмәләре тәкъдим ителгән күргәзмә җәелдереләчәк”, - дип белдерде Артем. Сүз уңаеннан ул Алтай төбәгендә 7,5 меңгә якын татар яшәвен әйтте.
Аның әйтүенчә, эшләнмәләр үзәктәге милли мәдәният музееннан алыначак. “Музеебызда 19 нчы гасыр-20 нче гасыр башы әйберләре дә бар. Бездә борынгыдан килгән Коръән китабы да саклана”, - ди ул.
Артем Зиннәтуллин Татар мәдәнияте көне кысаларында үзәктә эшләүче тарихчыларның татар мәдәнияте турында мәгълүмат җиткерәчәген әйтте. “Чараның кереш өлешен онытылып барган гореф-гадәтләргә багышларга җыенабыз. Мәсәлән, быел бездә беренче тапкыр Нәүрүзгә кадәр Карга туе уздырылды. Күпләр бу бәйрәмне белми дә булып чыкты. Халыкка бик ошады. Ә менә бу чараны Сөмбелә бәйрәменә туры китерәбез”, - диде ул.
Чара кысаларында татар мәдәниятенең борынгысыннан бүгенгесенә кадәр темага багышланган фильм да күрсәтергә ниятлиләр. Артем әйтүенчә, шулай ук үзәк каршында ветераннарның “Дуслар” үзешчәннәр ансамбле, шулай ук “Яшь йөрәкләр” клубының бию коллективы чыгышлары көтелә. “Соңрак Алтай дәүләт университеты белән бергә, уку йортында тагын да киң колачлырак чара үткәрү теләге бар. Аннары ел азагында Алтайда татар мәдәниятенең беренче фестивален уздыру ниятләнә. 29 сентябрьдә узачак Татар мәдәнияте көне бу чылбырда беренче чара булачак”, - дип белдерде Артем Зиннәтуллин. Ел ахырында узачак фестивальгә Татарстаннан артистлар чакыру да планлаштырыла.
Милли үзәк вәкиле быел беренче тапкыр губернатор грантын оту нәтиҗәсендә, чараларны оештыруга чыгымнар минималь булачагын әйтте. “Вокалистлар, биючеләр өчен милли костюмнар тектердек”, - диде ул.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар