Логотип «Мәйдан» журналы

Бармакларга массаж кирәк

Бармакларда актив нокталар бик күп.

Аларның һәркайсы аерым орган белән бәйләнгән. Әлеге нокталарга массаж ясап, авыртуны басарга мөмкин.

* Ашкайнату белән тайпылышлар бул­ганда, имән бармакны уалар. Теш авыртканда, бу бармакның тырнак астындагы ноктаны массажлыйлар.

* Урта бармакка массаж ясау кан тамырлары системасы эшчәнлеген җайга сала. Болай эшләү кан басымы уйнамасын өчен дә кирәк.

* Үпкәдә тайпылышлар башланганда, баш бармакны уалар. Баш бармак тыр­нагының айга охшаган ак өлешенә басу ютәлне дәвалый.

* Стресс кичергәндә, нервланганда атсыз бармакка массаж ясыйлар.

* Чәнти бармак йөрәк һәм нечкә эчәк белән бәйләнгән. Бу бармакка массаж ясап, эч катудан арынырга, йөрәк эшчәнлеген җайга салырга мөмкин.

 

Фото һәм чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2019-05-10/barmaklarga-massazh-kir-k-649353

 

 

 

 

Комментарийлар