Логотип «Мәйдан» журналы

Бариев: Конституциягә төзәтмәләр рухи принциплар һәм үсештәге өстенлекне билгеләячәк

Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев Конституциядәге ватанпәрвәрлек, суверенитетны саклау һәм сугышсыз яшәү хокукына кагылышлы төзәтмәләрнең актуальлеген билг...



Россия Федерациясе Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Марат Бариев Конституциядәге ватанпәрвәрлек, суверенитетны саклау һәм сугышсыз яшәү хокукына кагылышлы төзәтмәләрнең актуальлеген билгеләп үтте.



258


«Суверенитетны, территориаль бөтенлекне саклау һәм ватанпәрвәрлек тәрбияләү – боларның барысы да Россия гражданнары өчен мөһим һәм кирәкле әйберләр. Аларның Конституциядә чагылыш табуы җәмгыять үсешендә безнең рухи принциплар һәм өстенлекләрне билгеләячәк», - дип искәртте депутат.

 Моннан тыш, яңартылган Конституциядә илнең хокукый һәм территориаль суверенитетын беркетү территорияне тартып алу турындагы мәсьәләләргә мөнәсәбәттә күп кенә проблемалардан коткарачак, дип өстәде Бариев.




Фото: Султан Исхаков

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар