Логотип «Мәйдан» журналы

Бар!

Гасырлардан, иске заманнарданТутыкмаган иске хәбәр бар.Кем әйткәндер, кайчан әйтелгәндер:«Татар барда, – диеп, – хәтәр бар». Кайда гына хәтәр юк икән соң?Ул бар, булган һәм ул булачак.Хәтәрсезме...

Гасырлардан, иске заманнардан
Тутыкмаган иске хәбәр бар.
Кем әйткәндер, кайчан әйтелгәндер:
«Татар барда, – диеп, – хәтәр бар».
 
Кайда гына хәтәр юк икән соң?
Ул бар, булган һәм ул булачак.
Хәтәрсезме булды безнең заман,
Безнең яшьлек, безнең балачак?
 
Безгә генә килгән кебек иде
Дөньяның бар хәтәр көннәре.
Яуда гына күпме ятып калды
Татарның да кеме, кемнәре?!
 
Хәтәр барда да бит татар бар ул.
Барган икән унау үлемгә,
Аның берсе – бер билгесез Әхмәт, –
Туры килүме бу? Кем белгән...
 
Бер кабердә өчәү ята икән,
Аның берсе – татар егете.
Туры килүме бу? Әллә бары
Горурлануыммы үз итеп?..
 
Кая бакма – хәтәр җирдә татар,
Адәм ышанмаслык даны бар.
Карбышевтан кем сораган? Ә ул:
«Миндә, – дигән, – татар каны бар».
 
Кая бакма – хәтәр җирдә татар:
Үлемнәрнең сыртын сындырып,
Утлардан да, Моабитлардан да
Кем соң чыкты моңлы җыр булып?
 
Палач балтасына башны тотып,
Көлеп үлгән икән татарлар,
Дошман өчен, сатлык җаннар өчен –
Татар барда, чынлап, хәтәр бар...
Бар!
 

Наҗар НӘҖМИ


    Фото: Николай Туганов












«Мәйдан» №9, 2021 ел.










Комментарийлар