Логотип «Мәйдан» журналы

Бар күңелем бер шигырьгә сусаган

Чишмәләргә чылатырга битемнеУчларыма иң саф, иң пакь су салам.Бер йотымга сыяр иде бар сүзем,Бар күңелем бер шигырьгә сусаган. Күп кирәкми, кадере юк артыкның,Бер генәдер бар асылы хаклыкның.Хәят...

Чишмәләргә чылатырга битемне
Учларыма иң саф, иң пакь су салам.
Бер йотымга сыяр иде бар сүзем,
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
 
Күп кирәкми, кадере юк артыкның,
Бер генәдер бар асылы хаклыкның.
Хәят утларында янып ялыктым,
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
 
Сүз-хәрефләр арасына күмелдем,
Өзгәләнми торамыни күңелем!
Чәчәкләрдән шигырь үреп йөрермен –
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
 
Һич кирәкми асылташ та, байлык та,
Хикмәт дигән хәзинә бар халыкта.
Охшап кала язганмын бит балыкка –
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
 
Ни хәл итим, бер китәрмен дөньядан
Һәм коелыр бар хәзинә учлардан.
Үлем алды сусыны күк бу мизгел
Бар күңелем бер шигырьгә сусаган.
 

Рифат СӘЛАХ


Фото: https://ru.freepik.com


Комментарийлар