Логотип «Мәйдан» журналы

Банка атмасын, дисәң...

Яшелчәләрне консервлаганда соңыннан банкалар «атмасын» өчен болай эшләргә кирәк. Фото: https://pixabay.comКәстрүлгә салкын су салып, шунда яшелчә тутырылган банканы утыртасың, су банканың иңсәләренә к...

Яшелчәләрне консервлаганда соңыннан банкалар «атмасын» өчен болай эшләргә кирәк.
pickles-1799731_960_720 Фото: https://pixabay.com
Кәстрүлгә салкын су салып, шунда яшелчә тутырылган банканы утыртасың, су банканың иңсәләренә кадәр җитәргә тиеш. Аннары банка ярылмасын өчен аның астына агачтан эшләнгән түгәрәк куела.
Су кайнап чыгу белән банканы судан аласың һәм шунда ук анда тутырылган яшелчә өстенә кайнап чыккан тозлык (рассол) коясың. Ул бер үк вакытта рәттән әзерләнергә тиеш.
Шундый ысулны кулланып япкан банкаларның беркайчан да «атканы» юк, ди тәҗрибәле бакчачылар, яшелчәләрне консервлау осталары.
 
https://kiziltan.ru

Комментарийлар