Логотип «Мәйдан» журналы

Бананның файдасы

Коръәндә: “Вә җимешләре астан өскә хәтле тезелгән хуш исле банан агачлары арасында…” - диелгән (“Вакыйга” сүрәсе, 29нчы аять).

Банан – бик туклыклы продукт, аның 75 прцентын - су, 1,3 процентын - аксым һәм 0,6 процентын май тәшкил итә. Бананның калган өлеше исә төрле углеводлардан һәм калийдан тора.

Банан күп кенә авырулардан савыктыра. Мәсәлән, аны температура күтәрелсә, мускул спазмнары булса, мускул тукымалары зәгыйфьләнсә ашарга киңәш ителә. Калийга бай булганга күрә, банан организмнан ашкайнату калдыкларын чыгаруны тизләтә.
Банан кан басымын төшерегә дә ярдәм итә. Моннан тыш, ул аллергияне дәвалаганда да файдаланыла. Шулай ук бананда булган калий белән натрий берләшмәсе күзәнәкләрнең һәм мускул тукымаларының үсешен стимуллаштыра, йөрәк тибешен һәм су-тоз балансын көйли.
Бананда күп микъдарда В6 витамины бар. Әлеге витаминның организмда җитмәве алҗуга, реакциянең әкренәюенә, тынычсызлыкка, йокысызлыкка, азканлылыкка, бөерләрдә ташларның барлыкка килүенә, тән тиресе халәтенең начараюына, ә авыр стадияләрдә хәтта акылны җуюга да китерә.

Автор: Фануз Хабибуллин

 

Фото: https://ru.freepik.com

 
Чыганагы: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2022-07-06/banan-nn-t-imeshe-2864478

 

 

 

 

Комментарийлар