Логотип «Мәйдан» журналы

Балык сайлаганда берничә киңәш

Балык сайлаганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.Ят, начар исле, шәлперәйгән, өслеге ябышкак булуы балыкның түбән сыйфатлы икәнлеген күрсәтә.Әгәр дә базарда яки кибеттә балыкны сату урыны суыткыч...


Балык сайлаганда берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк.




14398238-Assortimento-di-pesce-fresco-sul-ghiaccio-in-un-mercato-Archivio-Fotografico


Ят, начар исле, шәлперәйгән, өслеге ябышкак булуы балыкның түбән сыйфатлы икәнлеген күрсәтә.


Әгәр дә базарда яки кибеттә балыкны сату урыны суыткыч белән җиһазланмаган булса, алар кагыйдәләрне боза. Чөнки туңдырылган һәм пешереп-туңдырылган балык 18 градус салкыннан югары булмаган урында сакланырга тиеш.


Балык пресервлары 0 дән -8 градуска кадәр салкын булган суыткычта, шулай ук кипкән балык та суык урында гына саклау таләбе бар. Туңдырылган балык сайлаганда шунысына да игътибар итәргә кирәк: бозы күп булса, алмавың яхшырак. Андыйлар берничә тапкыр эретеп туңдырылган була.


Теләсә нинди сатып алучы, гамәлдәге закон нигезендә, балык продукциясенең җитештерүчесе, саклану срогы һәм кагыйдәләре турында мәгълүмат сорарга хокуклы.


http://www.zamansulyshy.ru/

Комментарийлар