Логотип «Мәйдан» журналы

Балык Бистәсеннән Гыймадетдиновлар 2,5 килолы гөмбә тапкан

Фәния һәм Зиннур Гыймадетдиновларның гөмбә җыярга баргач, кочакка сыярлык гөмбәгә юлыкканнар, дип яза “Авыл офыклары” газетасы. Кайткач үлчәп карасалар, куык гөмбәнең авырлыгы 2,5 килограмм булга...

Фәния һәм Зиннур Гыймадетдиновларның гөмбә җыярга баргач, кочакка сыярлык гөмбәгә юлыкканнар, дип яза “Авыл офыклары” газетасы.
Clipboard64
 
Кайткач үлчәп карасалар, куык гөмбәнең авырлыгы 2,5 килограмм булган. Ничә ел гөмбәгә йөреп мондый табышка юлыккан юк иде әле, ди Фәния апа. Алар сезонга йөзәрләгән банка гөмбә әзерли икән, быел да 10 төрдән артык гөмбәне эшкәртеп, кышка әзерләгәннәре дә 100 банкадан артып киткән, диелә язмада.
Абзар-кураларыннан узышлый гына Фәния апа тагын бер кызык токымлы чебиләрен күрсәтеп алды. Матур шпоралы чебиләр кечкенә терлек өе буйлар йөгереп йөриләр. Янәшәләрендә күкегә охшаганнары чыркылдаша. “Боларын, хикмәт, үз тавыгыбыз басып чыгарды”,- ди хуҗабикә.
Бәйдә башкорт токымлы үгез мөгери. Шаккатмалы авырлыктагы мондый малкайга да беренче юлыгулары икән Гыймадетдиновларның.

Комментарийлар