Логотип «Мәйдан» журналы

БАЛАЧАК АВЫЛЫ

Зәңгәрсу томаннар ашабалкып торган елларданәнкәм дәшә:— Чү,  елама,күзең каралыр, балам!.. Сизгән кебек бабайларныңкүзләре гел-гомергәохшаганын кайгылардаянып сүнгәнкүмергә, юатуны карышмыйч...

Зәңгәрсу томаннар аша
балкып торган еллардан
әнкәм дәшә:
— Чү,  елама,
күзең каралыр, балам!..
 
Сизгән кебек бабайларның
күзләре гел-гомергә
охшаганын кайгыларда
янып сүнгәнкүмергә,
 
юатуны карышмыйча
тыңладык  без — балалар.
Әйтерсең лә сабый күңеле
тарих белән  хәбәрдар...
 
Ут-елларда  чыныксак  та,
төрле чаклар  булгалый.
Юатуың  ишетәм  күк,
тик,  әнкәй,  мин  еламыйм...
 

Фәннур САФИН


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар