Логотип «Мәйдан» журналы

Балачагын кем сагынмый икән...

Ләбиб Лерон шигыре.

Балачагын кем сагынмый икән,
Кем юксынмый икән үткәнен?
Менә мин дә, ашыкмыйча гына,
Хәтер йомгагымны сүтәмен...
 
Күп әйберләр истән чыккан инде,
Онытылган байтак нәрсәләр.
Тик, нигәдер, шундук искә төште
Агач мәктәп, лавка, кәнсәләр...
 
Искә төште «карга боткалары»,
Искә төште таяк атларым...
Кул сузымы гына җирдә кебек –
И самими, гамьсез чакларым!
 
Искә төште кучкардагы лампа,
Мичтә тәгәрәткән бәрәңге...
Сәндерәне, такта сәкеләрне
Оныталмам инде мин мәңге.
 
Оныталмам күәс мичкәсен дә...
Истән чыкмас каен чырагы.
Кара эшләпәле радионы
Ничек инде истән чыгарыйм?!
 
Искә төште шикәр кискеч белән
Зур-зур шикәрләрне ватканым...
Искә төште, бозда аяк таеп,
Карлы суга төшеп батканым.
 
Искә төште, тал чыбыгы тотып,
Бәбкә саклап яткан чакларым...
Искә төште тәүге мәхәббәтем,
Аңа язган... соңгы хатларым.
 
Урам тулы бала-чага идек...
Шау-гөр килер иде бар урам...
Авыл янындагы һәр әрәмә
Безнең өчен булды карурман!
 
Һаман истә ташу киткән чаклар,
Көтү көткән чаклар – чиратлап...
Якын килергә дә куркыр идек
Авыл читендәге зиратка.
 
Әни... Әти... Әби искә төште...
Авылдашлар... Күрше-күләннәр...
Кайберләре, шөкер, исән әле,
Бик күпләре инде үлгәннәр.  
 
Күп әйберләр онытылган, әйе,
Күп нәрсәләр истән җуелган...
Менә әле үткәннәрдә булып...
...Кайтып киләм зират буеннан.
 

Ләбиб ЛЕРОН

 

Фото: Николай ТУГАНОВ

 

Комментарийлар