Логотип «Мәйдан» журналы

Бала хакы...

...Зифа көне буе йөреп арыган, кургашын кебек авыраеп калган аякларын өстерәп кенә дигәндәй кайтып чишенде дә диванга ауды.

Күзләрен йомган гына иде, ишекне дөбердәттеләр. Зифа, кабалана-кабалана киенеп, ишек ачарга ашыкты. "Кем булыр? Илдус эштән кайтырга иртәрәк әле, берәр күрше-фәлән микән?.."
Ишек катында, кош тоткандай елмаеп, өс-башы тузанга баткан улы басып тора иде.
— Бәтәч, Илдус, нәрсә булды, син эштә түгелмени?
Улының йөзендә үзгәреш сизелмәде.
— Фу, тагын эчтеңмени инде? Илдус, хатынын, биш яшьлек баласын ташлап, әнисе яши торган калага күчеп килде дә заводка эшкә керде. Улының салгаларга яратканын Зифа күптәннән белә иде инде. Хатыны да шуны сәбәп итеп аерылган булып чыкты.
— Әле улым эчүен ташлады ахрысы, дип, шатланып кына йөри идем, кабат башладыңмы? — Зифа, улына үпкәләп, залга таба атлады.
— Юк инде, әни, борчылма, эчмәдем, — дип тынычландырырга ашыкты Илдус Зифаны. — Ышанмасаң, мә, иснәп кара...
Улының авызын очлайтып үзенә таба атлавын күреп, Зифаның җен ачулары чыкты.
— Таптама идәнне! — дип кычкырды ул ярсып. — Эчмәгәч, нигә мине котыртып, исерек булып кыланасың?
Илдус үзенең урынсыз шаярганлыгын аңлап алды булса кирәк, йөзенә азрак җитди кыяфәт кертергә тырышты. Тик, көзгегә күзе төшкән иде, андагы килбәтсез йөзне күреп, тилеләрчә шаркылдап көлеп җибәрде.
Зифа куркып калды. Якынрак килеп, улының күзләренә төбәлде. Илдусның күзләре ниндидер томан эчендә, үзләре түм-түгәрәк булып ачылган иде.
— Нәрсә булды сиңа? — Зифаның тавышы калтырап чыкты.
Илдус борынын җыерды.
— Ярар инде, әни, үпкәләмә. Нинди контроль инде бу? — диде ул һәм Зифаны кочты. — Эшкә барып тормадым әле бүген. Ял иттем. Иптәш малайлар белән урамда... тартып утырдык...
Хуҗабикәнең күз аллары караңгыланып китте: "Тартып утырдык?.. Илдус, минем Илдусым — наркоман?! Йа Хода! Шундый ук караш... Әйтүе хак булса, аракы эчмәсә дә исерек, тиктомалга бертуктаусыз ыржаеп көлеп тора..."
Зифа, куртка якасыннан тотып, улын җилтерәтә башлады.
— Үтенәм синнән, тынычландыр мине, "Наркотик тартмадым!" — диген...
Илдусның ачудан күзләре түгәрәкләнде, битләре кызарып чыкты.
— ... сырлап торма әле син дә, яме. Бирермен маңгаеңа берне... Лутчы, биш йөз тәңкә акча бир, — дип акырды Илдус һәм, аяк киемен салмый-нитми генә, диванга сузылып ятты.
Улының мондый кыланмышы Зифаны да чыгырыннан чыгарды.
— Хайван, — дип кычкырды ул аңа. — Бар, хәзер үк чыгып кит минем өемнән. Ашаган тәлинкәсенә кәкәй иткән дуңгыз! Рәхмәтең шушымы, бәдбәхет? Бар, күземнән югал, җирбит, үз балаңны сатып җибәрергә дә күп сорамассың син, Алла сакласын. Йа Ходай, нинди кабахәт үстергәнмен бит... Минем дә кешечә яшисем килмиме әллә? Нишләп мин сине карап ятарга тиеш монда? Тоттырырмын мин сиңа акча!
Зифа Илдусны тотып тукмар дәрәҗәгә җиткән иде, чак тыелып калды. Улы исә аның кычкыруына да, үксеп-үксеп елавына да игътибар итмәде, түшәмгә төбәлеп ятуын белде. Бераздан кесәсеннән тәмәке чыгарып авызына капты.
— Бирәсеңме акча? — диде ул тыныч кына һәм тәмәкесен кабызды. — Тагын бер кат сорыйм: бирәсеңме?
— Бирмим, ычкын минем өйдән, чыгып кит хәзер үк! Айныгач килерсең... — Зифа да үз-үзен кулга алырга өлгергән иде инде, бу сүзләрне акрын гына әйтте. Илдус тагын бераз ятты да кинәт сикереп торып "караңгы бүлмә"гә кереп китте. Кире чыкканда кулында балта иде.
— Бир акча, әни, чабып үтерәм мин сине...
Зифа, өстенә-аягына киеп тормыйча, урамга чыгып йөгерде...
Күрше подъездда яшәүче бер ирне ияртеп кергәндә өй ишеге шыр ачык, ә Илдустан җилләр искән иде. Зифа бүлмә эчен күздән кичерде. Улы телевизор өстендә торган видеомагнитофонны алып киткән...
Илдус өченче тәүлек үтеп төн якынлашканда гына кайтты. Кайтты да, мескен кыяфәт чыгарып, әнисе каршына килеп утырды.
— Әни, җаным, миңа үпкәләмә инде, зинһар. Начар килеп чыкты бугай теге көнне. Әллә ничек кенә булды шунда, үзем
дә аңламыйча калдым... Нишләргә икән миңа?.. Табибка барыргамы?.. Син мине кума инде, яме, кая барыйм инде мин тагын...
Теге көнге галәмәтләрен, башка кеше булса, кичермәгән дә булыр иде, билгеле.
Зифа да башта Илдусны өенә бүтән аяк та атлатмаска ант итте. Тик... газиз баласының ялварулы сүзләре ана кешенең каткан бәгырен җебетте дә куйды... Өйгә нур өстәмәсме дип, килененнән ялына-ялвара дигәндәй үтенеп, Зифа оныгы Айзатны да үзләренә кунакка алып кайтты.
...Көн туса, Илдусның башында бер генә кайгы иде: кайдан акча табарга? Эчтән генә, аңа акча калдырып китмәгән әнисен битәрләп алды. Чыгарып сатардай әйбер эзләргә кереште. Тик өйдә тиз генә сатып җибәрердәй нәрсә күренмәде. "Ярар, бүген әҗәткә алып торырга да булыр, ә киләчәктә? Әнинең көне-төне шыңшуы да туйдырды..." Кинәт кенә беркөн әнисеннән ишеткән сүзләр исенә төште. "Карале, идея бит бу!" Аның игътибары идәндә дәфтәр битенә төсле карандаш белән рәсем ясап маташучы улына күчте...
Илдус бер ахиренә пышылдап кына үзенең яңа туган теләген әйтте, икенчесенә, өченчесенә... Тиздән Илдусның үз улын асрауга бирәсе килүен әйләнә-тирәдә бик күпләр белә иде инде.
Илдусның нияте баланы яхшы кулларга тапшыру түгел, ә бөтенләй башка иде. Улы өчен зур акча кулга төшерү. Аннан соң Айзат белән нәрсә булыр, бу аны бер дә борчымады. Моның өчен Илдусның башы авыртырга тиеш түгел. Ә менә хәзер Айзат аның белән яши — монысы инде чын проблема.
Берничә көннән подъезд төбендәге баганага сөялеп торучы Илдус янына бик тә мәртәбәле кыяфәттәге берәү килеп басты.
— Илдус син буласыңмы? — диде ир коры гына.
— Мин. Ә нәрсә?
— Бала мәсьәләсендә сөйләшеп аласы иде...
Күренеп тора, акча муеннан моның — һәр тиенен саклап тотучылардан түгел. Илдус сүзне туры тотты:
— Малай үзегезгә кирәкме?
— Үземә түгел, — диде бай.
— Үз кирәк-яракларгыз өчен түгел, димәк...
– Юк.
— Аңлашыла, — Илдус кыбырсый башлады. — Малай сау-сәламәт, нәрсәгә дә ярый, аңа инде биш яшь... Менә әнисенең аннан баш тарту турында гаризасының копиясе, менә минеке, балалар бакчасыннан медицина картасы копиясе... Сатам...
— Күпме сорыйсың?
— Э-э... Әлегә тәгаен генә әйтмим. Шулай тиз булыр дип кем уйлаган... — Илдус башын аска иде. — Малай сезгә ошаса, икенче тапкыр очрашкач, бәясен әйтермен. Килештекме?
— Килештек.
Сатып алучы башындагы эшләпәсен бераз күтәрә төшеп елмайды да китеп барды.
Икенче тапкыр очрашкач, Илдус бәяне әйтте. Сатып алучы, ялгыш ишетмәдемме икән дигән кебек, аптырап калды. Бу наркоман үзенең малае өчен биш, иң күбе ун мең сорар, дип көткән иде ул.
— Илле мең доллар! — Илдусның сүзләре катгый яңгырады.
Сатып алучы сызгырып ук куйды.
— Мин бит сезгә сау-сәламәт бала сатам, — диде Илдус сатып алучыга таба иелеп. — Авыру бала түгел. Медицина картасын карагансыздыр. Сау-сәламәт! Мин бит сездән аны кая илтәсез, нишләтәчәксез дип сорамыйм...
— Барыбер кыйммәт. — Сатып алучы башын селкеп куйды. — Аз гына булса да төш инде.
— Бер тиен дә төшмим, — диде Илдус. — Бу бит минем үз улым.
Ул кабат иелеп сатып алучы колагына пышылдады:
— Мин яхшы аңлыйм, малай, сезгә уллык өчен түгел, органнары өчен кирәк, шуңа күрә кыйммәт сорыйм да... Арзанракка сезгә беркем дә бирмәячәк... Ә миннән кыйммәтрәккә дә алучылар бар. Бер кеше җитмеш меңгә дә риза, тик ул кадәр акча туплау өчен бераз вакыт сорый. Ә миңа акча хәзер кирәк, бүген үк! Аңлыйсызмы? Мани-мани кирәк! — Илдус бармак очларын ышкып алды.
Сатып алучы бераз гына сүзсез торды.
— Ярар, илле икән илле булсынн,— дип кулын селтәде ул. — Кайчан, кайда очрашабыз? Мин акча алып киләм, син — малайны.
— Мин үзем генә түгел, ахиремне дә алып киләм. Саклык өчен.
— Алай булгач, мин дә иптәшем белән булырмын, — диде сатып алучы. — Сумма шактый бит.
— Ярый, ярый. Иң мөһиме, алдау булмасын. Сез миңа акча бирәсез, мин — товар.
— Алдау булмас. Урын-вакытны килешик.
Кич белән шәһәр үзәгендәге паркта очрашырга килештеләр. Киң, ачык урын, качып-посып кына килеп була торган түгел.
...Сатып алучы иптәше белән паркка килеп җиткәндә, Илдус, тагын бер ир заты, нәни бала фонтан янында мәш киләләр иде. Сатып алучы белән Илдус икесе беседкага барып утырдылар. Илдусның ахире бераз читкәрәк барып басты. Ә сатып алучының иптәше Айзат белән якындагы киоскка юнәлделәр.
...Илдус калтыранган куллары белән сатып алучы биргән яшел төргәкне алып күкрәгенә кысты, иснәп карады.
...Илдусның ахире күзләрен акайтып аңа сораулы караш ташлады. Ул калтыранган кулы белән акчалар арасыннан табылган кәгазь кисәген тотып тора иде. Анда эре хәрефләр белән: "Сез кулга алынасыз!" дигән сүзләр язылган...
 

Нур ӘХМӘТ.

 

"Мәйдан" журналы архивыннан.

 

Комментарийлар