Логотип «Мәйдан» журналы

Бала сәләтле булып үссен!

Күренекле педагог Дэвид-Льюннан ки­ңәш­ләр:* Баланың һәр соравына туры һәм түземлек белән җавап бирегез;* Балага үз эшләрен күрсәтә алырлык стенд ясагыз;* Бала бүлмәсендәге һәм өстәлендәге тәртип­сез­...

Күренекле педагог Дэвид-Льюннан ки­ңәш­ләр:

Бала сәләтле булып үссен!
* Баланың һәр соравына туры һәм түземлек белән җавап бирегез;
* Балага үз эшләрен күрсәтә алырлык стенд ясагыз;
* Бала бүлмәсендәге һәм өстәлендәге тәртип­сез­лек өчен тавыш күтәрмәгез. Ул шөгыльләнсен өчен шартлар тудырыгыз;
* Балагызны уңышлары өчен генә түгел, бала булганы өчен дә яратуыгызны аңардан яшермәгез;
* Балага һәрвакыт хәленнән килгән эш йөкләгез;
* Балага үз планнарын төзүдә һәм аларны тормышка ашыру өчен карар кабул итүдә һәрвакыт ярдәм итегез;
* Баланы һәрвакыт кызыклы сәяхәтләргә, истәлекле урыннарга алып барыгыз;
* Балага, җитешмәгән якларын күрсәтеп, башка балалардан син начаррак, дип әйтмәгез;
* Баланың теге яки бу мавыгуын, шөгылен үстерү өчен кирәкле китаплар һәм материаллар алыгыз;
* Баланы фикерләргә, уйларга өйрәтегез, аңа кызыклы китаплар укыгыз;
* Балада һәрнәрсәгә карата кызыксыну уятырга тырышыгыз, төрле вакыйгалар-хәлләр уйлап чыгаруына, хыялына каршы килмәгез;
* Һәркөнне бала белән икәүдән-икәү калып сөйләшергә вакыт табыгыз;
* Гаилә эшләрендә, яки сәяхәтне планлаштыруда бала да катнашырга тиеш;
* Бервакытта да бала җибәргән хатадан көлмәгез, аны үртәмәгез;
* Кирәк вакытта аны яхшы эшләре өчен мактау сүзләрен кызганмагыз;
* Баланы өлкәннәр белән үзен олыларча тотарга өйрәтегез;
* Ялганга, тупаслыкка юл куймагыз.
 
«Кызал таң»

Комментарийлар