Логотип «Мәйдан» журналы

Бала каргышы

Әллә нинди шомлы көн туды бүген. Бүтән иртәләрдә таң сызылуга җир өсте яктырып китәр иде дә беренче кояш нурлары көлтә-көлтә булып тәрәзәләргә сыланыр иде. Күк йөзен сәләмә кара болытлар каплап алган,...

Әллә нинди шомлы көн туды бүген. Бүтән иртәләрдә таң сызылуга җир өсте яктырып китәр иде дә беренче кояш нурлары көлтә-көлтә булып тәрәзәләргә сыланыр иде. Күк йөзен сәләмә кара болытлар каплап алган, җир өстен ап-ак чаршау булып томан япкан. Бу вакытта инде, болыт капламаган булса, кояш Зөбәрҗәт яшәгән урамның аргы ягындагы биек таш йортларның кыекларына да менеп кунаклаган булыр иде. Таң яктысы җирдәге караңгылыкны һаман юып бетерә алмый. Томанны да талгын җил генә, кояш күренмәгәч, тарата алмый.
Зөбәрҗәт тәрәзәгә күз сала-сала эшкә җыена. Таң тишеге белән иң башта ирен, кайнар чәй эчертеп, эшкә озатты. Аннан соң улы Рөстәмне уятып, мәктәпкә әзерли башлады. Аны да тышкы ишеккә чаклы, аркасыннан сөеп, матур теләкләрен тели-тели чыгарып җибәрде. Улларының үсеп буй җиткергәнен сизми дә калдылар. Бик акыллы, сөйкемле, итагатьле бала үстерделәр. Укымыйча, тәртипсезләнеп җәзаламады. Беренче сыйныфтан башлап бүгенге көнгәчә букчасы тулы бишлеләр белән генә кайта торган бала булып буй җиткерде Рөстәмнәре. Быел менә, Аллага шөкер, унбиш яшен тутырды.
Менә шундый ул үстергән ананың кәефен кырган җәйге иртәнең шыксызлыгы табигатьнең көйсезлегендә генә түгел иде шул. Зөбәрҗәткә төнге төше тынгылык бирмәде. Эшкә дип шәһәр урамына чыккач та, ничәмә еллар дәвамында күнегелеп беткән балалар шифаханәсенә килү белән, нәрсәдән башларга, нәрсәгә тотынырга белми изаланды. Төштә күргәннәрен ни дип юрарга да белмәде ул. Күңеле нидер сизенә, нидер көтә сыман. Төшне бит яманга юрасаң – яманы, яхшыга юрасаң – яхшысы килер, диләр. Ә Зөбәрҗәт яманга да, яхшыга да юрый алмый өзгәләнде. Төш юрарга яратучы, йолдызнамәләрнең берсен дә калдырмыйча укып баручы ахирәтләре дә юк түгел, шалтырат та төшеңне сөйләп, юратып кына аласы, югыйсә. Теле кычытса да шалтыратмады да, сөйләмәде дә. Бер уйласаң, хуш китеп уфтанырлык төш тә түгел үзе. Моңарчы да төшләрне Зөбәрҗәт күрә торды, оныта барды. Ә менә бүгенгесе...
Зөбәрҗәт төшендә дә нәкъ шундый ук ямьсез көн күрде. Бөтен дөньяны кара сөрем каплап алган. Өермәләр өереп җил-давыл купты. Ул Рөстәмен җитәкләгән килеш шул зил-зилә уртасында калды. Күктәге кара болытларны ертып, алар басып торган урынга сәмруг кош очып төште дә, Рөстәмнең баш өстендә авыр канатларын җилпи-җилпи әйләнә башлады. «Әйдә минем белән, тотын канатларыма, мин сине алырга килдем», – дип, үзәкләрне өзәрлек куркыныч тавыш белән, шомлы итеп кычкыра иде. Рөстәм әнисенә сыенды, ике кулы белән дә муенына сарылды. «Әнием, бәгърем, бирмә мине, җибәрмә мине үз яныңнан», – дип үкси-үкси ялварды. Зөбәрҗәт бер кулы белән улын күкрәгенә кысты, икенчесе белән сәмруг кошны куды да куды. Бик озак әйләнде явыз кош, канатлары белән Зөбәрҗәтнең улын кыскан кулларына сукты, озын томшыгы белән күзләрен чукып алырга талпынды. Шулчак күк күкрәде, утлы камчысын уйнатып яшьнәгән яшен сәмруг кошның канатларын өтеп алды. Ул тиз-тиз очып биек агач башына кунды да үкси-үкси кычкыра башлады. Аның тавышы бала елавына охшаган иде. Зөбәрҗәт шуннан куркынып уянды, аның бөтен тәне калтырый иде. Төн уртасы узган, таңга да ерак калмаган икән. Шул уянудан күзенә йокы кермәде. Әллә нинди уйлар килде башына. Алар аны ваемсыз яшьлегенә, туй күлмәге кигән бәхетле көннәренә, Рәсүле белән пар канатлар булып яшәгән елларга алып киттеләр дә, хәтерендә күргән-кичергәннәрен, үткән көннәрне бөтен ваклыклары белән яңарттылар.
 
***
Рәсүл белән Зөбәрҗәт Казан медицина институтына икесе бер елда – берсе балалар табибы, икенчесе хирург булырга ниятләп килделәр. Имтиханнарны гел бишлегә генә тапшырып иң югары баллны җыйдылар. Кабул ителүчеләр исемлегендә үз исемнәрен күреп, әлегәчә бөтенләй таныш булмаган егет һәм кыз бер-берсен кул кысышып котлады. Танышлыклары шуннан башланды.
Чәчләре чәчкә бәйләнгән булгандыр инде, шул танышудан соң алар аерып алмаслык бер тамчы суга әйләнделәр дә куйдылар. Институт торагында бүлмәләре дә янәшә туры килде, бер табактан ашадылар, бер чәйнектән чәен эчтеләр. Ә дүртенче курска җиткәч, өйләнешеп үк куйдылар. Җәйге каникул вакытында Рәсүлләрнең авылына икәүләшеп кайттылар. Зөбәрҗәт килен булып беренче мәртәбә ир ишеген шунда ачып керде. Шуннан гына шалтыратып, Зөбәрҗәтнең әти-әнисенең фатихаларын алдылар да, никах укыттылар. Район үзәгенә барып язылышып та кайттылар. Бизәр машиналары да, җигәр пар атлары да юк иде әле аларның ул чакта. Район үзәгенә дә, ЗАГСка барып кайтыр өчен, Рәсүлнең әтисе колхоз рәисенең җиңел машинасын сорап алды. Шуның белән килен төшерделәр. Никахтан соң табын әзерләп, туган-тумачаны, якын күрше-тирәне чакырып туй мәҗлесе үткәрделәр. Менә шулай бик күңелле башланып китте ике парның гомер юлы. Тик уртак тормышның бер чите китек булды. Ходай үзе бирмәгәч, аны ямап та, ялгап та, каплап та була торган түгел иде шул.
Аларны, ир белән хатынны, институтны бетергәч тә, икесен бергә, нефть чыккан якларга – Акбуа шәһәренә эшкә юллама белән җибәрделәр. Шәһәр исемен йөртсә дә, Казан каласының бер бистәсенә сыеп бетәрлек район үзәге иде ул. Нефтьчеләр төзеткән өч-биш катлы кирпеч йортлар, мәдәният сарае, ташпулатлы кибетләре, нефтьчеләрнең үзләре өчен салган мәһабәт биналары, алар килер алдыннан гына төзелеп беткән район үзәк больницасы. Акбуаның йөзе дә, горурлыгы да менә шулар иде. Асфальтланган олы урамнарын урап, бер маршрутлы автобуслар йөреп тора.
Рәсүл – хирург булып, Зөбәрҗәт бала тудыру йортында эшләде. Бер ел дигәндә нефтьчеләр өлгерткән биш катлы яңа йорттан ике бүлмәле фатир бирделәр. Көннәр, көн артыннан еллары да шулай көйле генә акты да акты. Тик әлеге ертык кына ямалмады. Зөбәрҗәт балага узмады. Шунда эшләгәч, иң әйбәт хатын-кыз табибларына да күренде. Бер гаеп тапмадылар, балаң булыр, дип юата тордылар. Гаеп иреңдә түгел микән, дип киңәш бирүчесе дә булды. Зөбәрҗәт үзе дә шулай уйлады. Тик моны Рәсүлгә ничек әйтәсең. Үзе бала турында еш сүз кузгатса да, бу хакта ник бер сүз катсын. Шулай да бер кичне, әлеге дә баягы, бала-чага турында сүз чыккач, Зөбәрҗәт:
– Әллә, мин әйтәм, быел җәй берәр санаторийга барып, икебез дә врачларга күренеп, тикшеренеп, дәвасын алып кайтыйкмы? Җылы якта андый юнәлештәге санаторийлар да бар бит, – дип Рәсүлен муеныннан кочып алды.
– Путевканы кем бирәм дип тора соң әле?
– Син Акбуаның баш хирургы, мин дә дәрәҗәле табиб хәзер. Гариза язарбыз, берне булса да бирерләр әле, икенчесен сатып алырбыз. Акча бар бит.
Килештеләр. Җәй уртасында Ялтага барып, диңгез суларында коенып, дәваланып кайттылар. Шунда китекнең дә кемдәлеген аңлаттылар. Санаторий табибы Рәсүлгә ипләп, әмма өздереп әйтте:
– Балагыз булмауның гаебе синдә, энем, – диде. Син дә, мин дә врач кешеләр, бер-беребезне гаепләмичә аңлашырбыз дип уйлыйм. Өметсез шайтан диләрме әле, өметең өзмә, мин сиңа киңәшләремне, дәвалау алымнарын аңлатырмын, даруларын да язып бирермен. Кем белә, бәлки ярдәме тияр.
Шуннан кайткач елдан артык өметләнеп яшәделәр. Санаторий табибының киңәшләрен, дәваларын җиренә җиткереп үтәделәр. Файдасы гына күренмәде. Зөбәрҗәтнең ахирәтләре арасында путевка алып, берәр ял йортына ялгыз гына барып кайтырга, берәр күркәм ир белән танышып, балага узу юлларын өйрәтергә маташучылары да табылды. Ул алар сүзеннән көлде генә. Ничек инде бер дә таныш булмаган ирне кочагына кертсен. Зина кылу – никахлы иреңә хыянәт бит бу. Гомер юып бетерә алмас гөнаһ ләбаса. Ярар, балага да узар, табар да, ди. Ә аның атасы кем булыр? Рәсүл үзенең ирлек сәләте юклыгын яхшы аңлый бит. Ул җүләр түгел, табиб кеше. Тормышны җимерергә, дөньяга тагын бер ятим, җилдән туган бала өстәргәме? Юк, Зөбәрҗәт андый юлга басмас.
Һәм басмады да. Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламады. Ананың өзелеп бала теләвен ишеткәндер, аңа тупырдап туган ир бала бүләк итте.
Яз башларында бала тудыру йортына уналтысы яңа тулган чибәр генә бер кыз баланы китерделәр. Дөресрәге, әнисе җитәкләп алып килде. Баш табибка алдан шалтыратып сөйләшкән булганнар күрәмсең, бала хәсрәтеннән елый-елый шешенеп, кара көйгән ананы кызы белән аның бүлмәсенә озаттылар. Бераздан Зөбәрҗәтне чакырттылар.
– Зөбәрҗәт Һадиевна, – диде баш табиб, ана белән кыз артыннан ишекне ябып икәү генә калгач, – бу ханым минем танышым. Кызының көмәне, үзләре әйтүенчә, егерме атнадан узып киткән. Әнисе дә, кызы үзе дә баланы төшертеп булмасмы, диләр. Әти-әнисе шәһәребездә дәрәҗәле, абруйлы кешеләр. Кешегә ишетелеп, телгә керүдән шүрлиләр. Яхшылап тикшер, анализлар ал, нәтиҗәсен бергәләп уйлашырбыз, – ул аны да шулай ягымлы киңәшләре белән ишеккә чаклы озата килде.
Зөбәрҗәт кызны хастаханәгә салды. Бик җентекләп тикшерде, кыз да сау-сәламәт, бала да исән иде. Нарасыйга инде җан иңгән. Төшерү турында уйларга да мөмкин түгел – карында алты айлык бала ята.
Өч көннән соң әнисен дә, әтисен дә чакыртып алдылар. Кызларын да янәшә утыртып, хәлне тәфсилләп аңлаттылар.
– Баланы аборт ясап төшерсәк, кызыгыз исән-сау котылган очракта да, гомерлеккә ана бәхетеннән мәхрүм калуы бик тә ихтимал. Табарга кирәк, нарасый дөньяга килергә тиеш, – диде баш табиб өздереп, әмма гадәтенчә ягымлы итеп. Ул ата белән ананың хәлен аңлый иде. – Кызыгыз чыгарылыш имтиханнарын тапшырып бетерсен дә, көзгә берәр якын туганнарыгызга кунакка илтеп торыгыз, табар вакыты якынлашу белән безгә алып килерсез, алданрак саклауга яткырырбыз, – дип тә өстәде.
Ничарадан бичара булып, каршы бер сүз дә әйтмичә чыгып киттеләр алар баш табиб бүлмәсеннән. Ике айлап вакыт үттеме, юкмы икән, инде көмәне борынына җитә язган кыз кабат хастаханә ишеген ачып, бу юлы үзе генә туп-туры Зөбәрҗәт бүлмәсенә килеп керде.
– Мин риза, – диде ул ишетелер- ишетелмәс тавыш белән. – Тик менә туганнан соң баланы алмыйм, гариза язып сездә калдырырга була диделәр миңа. – Бу минем соңгы сүзем дигән сыман, ул Зөбәрҗәт каршысындагы урындыкка утырган җиреннән аягына торып басты.
– Анысын күз күрер, башта исән-сау тудыр әле, – Зөбәрҗәтнең дә бу башка сорауларга урын юк дигәнне аңлаткан соңгы сүзе иде. Ул шәфкать туташына әйтеп, кызны ятак палатага озатты.
Нәкъ тугыз айны тутырып, тупырдап торган тулы битле ир бала дөньяга килде. Яшь ананың беренче көненнән үк аны күрәсе дә, кулына алып имезәсе дә килмәде. Ап-ак биләүдәге нарасыйны өч мәртәбә анасына алып килделәр: «Имез, бер булса да ана сөтен татып карасын, үз йөрәк парәң бит», – дип үгетләүләрне дә, битәрләүләрне дә тыңламады, ишетәсе дә килмәде. Мендәренә капланып елады да елады. Бер атна тулыр-тулмас, гариза язып, баласын калдырып чыгып китте. Сабыйны баласы үле туган икенче бер ананың күкрәк сөте белән авызландырдылар. Өч атналап ятты ул ана, иртә-кичен күкрәгенә кысып кеше баласын имезде.
Зөбәрҗәт баланы үз куллары белән кабул итте, үзе кендеген кисте һәм җылы су белән иң әүвәл үзе госел коендырды. Шул көнне үк күрше бинада урнашкан хастаханәнең хирургия бүлегенә барып, Рәсүлне эзләп тапты. Ординатор бүлмәсендә берүзе авырулар тарихын язып утырган чагына туры килде.
– Рәсүл, сиңа бер сөенечемне уртаклашырга дип килүем иде минем, – диде Зөбәрҗәт.
– Балаларыңны ташлап, ак халатыңны да салмыйча ике бина арасын уратырлык нинди сөенеч икән ул?
– Әйтсәм, син дә минем арттан йөгерерсең әле. Әти буласың киләме, дисәм...
Рәсүл сүзнең асылын аңламыйча, үзенчә уйлап, урыннан сикереп торды да, Зөбәрҗәтне көчле куллары белән кочаклап күкрәгенә кысты.
– Чынмы бу сүзең, мин әти буламмы, сөеклем...
Зөбәрҗәт иренең ташып чыккан хисләрен әйтеп бетерергә ирек бирмәде:
– Юк, дөрес аңламадың син мине. Сөйләгәнне көт, сабырсыз җан. Бүген бер яшь кенә кыз дүрт килолы тап-таза ир баланы тудырды.
– Синдә көн саен андый балалар туып тора. Анда минем ни эшем бар.
– Әйдә, уллыкка алабыз шул баланы. Әнисе аны имезмәде дә, баш тартып, ташлап чыгып китте.
– Алу белән генә бетми бит әле ул. Чит баланы үз итәсе, үстерәсе, кеше итәсе бар. Син аңа – ана, мин ата була алырбызмы? Бәхетсез итмәбезме баланы, җирдә тагын бер үксез арттырмабызмы?
– Рәсүл, мин аның кендек әбисе, әнисе дә булырмын. Син дә яратырсың, яратмаслык бала түгел ул. Аннары тапкан әнисе дә бозык юлдагы кыз бала түгел, аны мәҗбүриләп көчләгәннәр, алдаганнар. Әти-әниләре бик тәртипле, инсафлы кешеләр, алар сөйләде, алдый торган кешеләр түгел. Әйдә минем белән, күрсәтәм мин сиңа ул малайны. Бәхет күлмәгендә туды ул сабый. Безгә дә бәхет китерер, Аллаһы бирсә.
Менә шул сөйләшүдән соң бер ай дигәндә, йөрисе урыннарга йөреп, күрәсе кешеләрне күреп, җыясы кәгазь-белешмәләрне җыеп баланы уллыкка алдылар, туу турындагы таныклыкка да әтисе белән әнисе дигән урынга үз исемнәрен яздырдылар. Улларына мулладан Рөстәм дип исем куштырдылар. Моңарчы шыксыз тоелган өйләренә ниндидер ямь, нур алып керде бу бала. Әллә никадәр мәшәкатьләр өстәде. Рәсүл буш вакыты булды исә, кибетләрне урады, Зөбәрҗәте кушкан әле бер, әле икенче әйберне юллады. Танышы белән Ык буендагы бер авылга барып, талчыбыктан әллә ниләр үрүче карттан үрмә бишек алып кайтты. Ул шундый матур, шундый җыйнак иде. Авылларга йөрүче дус табиблары түшәмгә элә торган пруæин сиртмә дә табып китерде һәм бишекне шуңа элеп тә куйдылар. Бу шәһәрдәге бәхетле тормыш шуның белән тәмамланды да. Район үзәге зур түгел, бер яңалык та чыбыксыз телефонга эләкми калмый. Шылт иткәнеңне дә күреп-белеп торалар. Берең – исеме телдән төшми башлаган хирург, икенчең балалар табибы булып эшләгәч бигрәк тә. Рәсүл белән Зөбәрҗәт бала алуларын никадәр сер итеп сакларга тырышса да, явыз кешеләрнең телләренә керделәр.
Институттан соң мәҗбүри өч ел эшләргә тиешле көннәрнең саны артыгы белән тулган чак иде. Китәм дисәң, беркем тота алмый аларны хәзер. Шуны уйлап бер кичне Рәсүл:
– Бу тилчә телләр безгә тынгылык бирмәс, Зөбәрҗәт. Аякка басып, урамга чыгуына бала күңеленә коткы салып, аның җанын яраларлар. Әллә олырак бер шәһәргә күченеп китик микән? Бәлки фатирны алыштыра алырбыз, кечерәккә булса да...
– Мин үзем дә шул хакта уйланам, сиңа әйтергә генә куркып тора идем. Тәвәккәллик булмаса. Илдә чыпчык үлмәс, коры җирдә утырып калмабыз әле. Алла җүн бирер, ярдәменнән ташламас. Безнең бәхет күлмәгендә туган улыбыз бар хәзер.
Иртәгесен үк икесе дә бер атналык ял алып, биләүсәдәге улларын талчыбык бишеге белән җиңел машиналарының арткы утыргычына куйдылар да, Зөбәрҗәтнең Чаллыярдагы туганнан туган апаларына кунакка дип юлга чыктылар.
Анда ниләр сөйләшкәннәрдер, ничек киңәшкәннәрдер, әйләнеп кайтулары белән әйберләрен төйни, тартмаларга тутыра да башладылар. Бер атнадан ишекләрен бикләп, күршеләреннән күз-колак булуларын үтенеп китеп тә бардылар. Чаллыярда башта апаларына әйберләрсез генә килеп төштеләр. Бераздан бер бүлмәле буш фатир табып, түләп тордылар. Рәсүл ашыгыч ярдәм хастаханәсенә хирург, Зөбәрҗәт балалар шифаханәсенә участок табибы булып эшкә урнашты. Ярты елдан бәхет күлмәгендә туган улларының талчыбык бишеген кабат үз фатирларына, бераз акча өстәп, Акбуадагысына тач охшаганга  күченделәр. Яңа җирдә дә, бер танышлары булмаган олы калада да тормышлары әнә шулай җайлы башланган иде. Шул көннән соң күпме сулар акты да, никадәр гомер узды да китте. Бишектә килгән Рөстәмнәре дә егет булды.
 
***
Шул шыксыз иртәгә каршы төндә Зөбәрҗәтләр яшәгән каладан шактый еракта, автобус белән үтәр юлы да дүрт-биш сәгатькә тиң аралыкта гомер итүче тагын бер ананың керфегенә йокы кунмады. Башында мең дә бер уй чуалды. Иртән иртүк юлга чыгасы кеше ул, шуңадыр, таң сызылуга аякка басты. Йокысызлыктан инде, башкайлары үтереп чигәдән чатный иде. Ул кайнар чәй эчте дә, ашыкмый гына юлга җыена башлады. Сумкасын кичтән үк тутырып куйды. Алып барасы кәгазь-документларын, җыйган белешмәләрен кабат берәм-берәм барлап күздән кичерде. Ул ара ире дә торды.
– Кабаланма шулкадәр. Автобуска үзем машина белән илтеп куярмын. Бүген иртән әллә ни зур эшләрем көтми, – диде юыну бүлмәсенә үтешли.
Ире аны ялгызын гына юлга чыгарасы килми иде.
Гөлчәчәк дәшмәде. Автобуска кереп утыргач кына:
– Барып җитү белән мин сиңа шалтыратырмын. Хәбәрләшеп торырбыз, – дип иренә кул изәде.
Барасы юллары озын-озын, Гөлчәчәкнең уйлары исә шул юллардан да озынрак, алардан арынмасаң, дөнья читенә җитәрлек. Ни көтә аны алда? Бердәнберен таба, кочагына кысып сөя, «улым» дия алырмы? «Әни» сүзен ишетерме ул? Менә шул сорауларга җавап таба алмый җаны өзгәләнде аның.
Улы үткән кыш башында унбишне тутырып, уналтынчы яшен ваклый башлаган егеттер хәзер. Акбуадагы бала тудыру йорты ишеген ябып чыгып киткәненә шулкадәр гомер узган. Бер мәртәбә дә үзе тудырган нарасыйның нурлы йөзенә күз тутырып карамаган, күкрәк сөтен авыз да иттермәгән, исем дә кушмаган ананың улы менә шул автобуста, аның янәшәсендә утыра, дисәләр дә, аны төсмерли алмас иде. Кемгә охшаган икән ул?
...Язмышлар гына түгел, язлар да кабатлана икән. Гөлчәчәк унынчыны тәмамлар яз да быелгысы кебек бик җылы, матур килде. Апрель башыннан, төшлеккә көннән-көн биегрәк күтәрелә барган кояш, әйтерсең лә, мичтән яңа чыккан, алсуланып торган кайнар күмәчне баш түбәсенә кемдер элеп куйган, иртәдән кичкә чаклы кыздырды да кыздырды. Ай урталарында ышык урыннарда да учка тотарлык кар калмады, елгалар ярларыннан ташып, түшәк-түшәк бозлары белән актарылып акты да бер атна дигәндә, тынычланып, тоныкланып калды. Инешләр дә үз ярларына сыешты, һәр тарафта яңа гына эреп беткән кар төсен үзенең чәчәкләренә сеңдереп баш төрткән умырзаялар җир өстен бизәде, бәбкә үләне тишелеп чыкты. И-и, шундый матур яз иде бу.
Тик Гөлчәчәк кенә язның һәр яңа көненә сөенеп, бу гүзәллекләрне күңел күзе белән күрер халәттә түгел иде. Ул кырау тигән язгы чәчкә кебек сулды. Өйләреннән мәктәпкә дип чыгып китеп тә, дәресләргә кермичә, урамда ялгызы кара көеп йөргән көннәре күбәеп китте. Өйгә кайтса да, үз бүлмәсенә бикләнеп, йә башым әйләнә, йә дәрес әзерлим, дигән сәбәпләрне сылтау итеп, әти-әнисе күзенә күренмәскә тырышты. Бөтен кеше сокланып караган нечкә билкәе нечкәлеген югалтып, эчкә батып торган корсагы, әнисенең олы кәстрүлгә әчетергә куйган камыры сыман, көннән-көн күперде. Ул аптекадан махсус пута сатып алып, аны кысып бәйләп куйды. Башына төрле ямьсез уйлар килде: әллә дару яисә агу эчеп үлимме икән, дигән чаклары да булды. Күзеннән йокысы качты. Кич җитсә, утын сүндереп, мендәренә капланып елады да елады мескен кыз. Ничекләр генә болай булды соң әле бу? Белә, күрә торып шул юньсез кызга нәрсә дип иярде соң ул?
Яна исемле бу кызНы унынчыда укыганда алар классына башка мәктәптән күчергәннәр иде. Фатирларын шул тирәгә алыштырып күченделәр, диделәр алар гаиләсе турында. Ә мәшәкатьле күченүләре тәртипсез шул кызлары аркасында булган имеш. Азгын төркемнән аерып аласылары килгән бугай. Азгын малны нинди киртә артына япсаң да, сөзеп-җимереп чыга инде ул. Арканлап куйсаң да җиргә каккан чөеңне суырып алып кача андый хайван. Бу да шулай. Килүе белән кемлеген күрсәтте: тәмәкене тәнәфес саен пошкырта гына, ирен, каш һәм керфекләре нинди генә төсләргә буялмаган, тырнакларын туганнан бирле кискәне юктыр диярсең, җитмәсә, үзләрен шәмәхә төскә буяп куя.
Бу кыз, килгән мәлне тәнәфесләрдә дә, дәресләр беткәч тә башта ялгыз йөрде. Җил – тишеген, иш ишен таба, диләрме. Ул да тиз тапты үз ишләрен. Иргәсәр кыз күрше чыгарылыш классларында укучы, күрер күзгә ыспай гына, әмма тәртипләре ягыннан телгә кергән егетләр тирәсендә чуала башлады. Яна Пастернакны Гөлчәчәк белән бер парта артына утырттылар. Тәртипле, түгәрәк отличник янында, бәлки, укуга тартылыр, яхшы гадәтләр күбрәк йогар, дип уйлагандыр инде класс җитәкчеләре. Дуслашып китә алмасалар да, ара-тирә аралаша, Янаның өйләренә кереп аңа дәресләрен көйләргә булыша башлады Гөлчәчәк. Классларында шундый тәртип иде: артта калучыларга, кайбер фәннәрдән йомшак иптәшеңә булышу мактаулы эш саналып килде. Яна алгебра, геометрия фәннәрендә бигрәк тә сай йөзә, аңлата-аңлата җәфаланып бетә иде Гөлчәчәк. Аның каравы Яна ясану-бизәнүдә оста иде. Ул Гөлчәчәккә:
– Нигә син кашларыңны, иреннәреңне буямыйча йөрисең? Чибәрлегем баштан ашкан димәкче буласыңмы?
Гөлчәчәкнең җавабы әзер һәм туры булды:
– Әти рөхсәт итми, кыз бала буянмыйча да чибәр, пөхтә йөрергә тиеш, иннек, кершән битне тупасландыра, ди ул. Мин аңа каршы сүз әйтә алмыйм, үзем дә шулай уйлыйм. Яна, син дә бит курчак кебек бизәнмәсәң дә менә дигән сылу кыз...
Бу сөйләшүгә шунда нокта куйдылар. Яна сүзне бөтенләй башкага борып:
– Әй, Гөлчәчәк, Яңа ел җитә, әйдә бергәләп каршылыйбыз, – дип куймасынмы. – Минем әти белән әни авылга китәләр, анда безнең үз өебез бар, монда үзебез генә булабыз. Биербез, җырларбыз. Синнән башка берәүне дә чакырмыйм...
– Карарбыз, әле бер атна вакыт бар. Әти-әнинең рөхсәтеннән башка кич утырырга йөргәнем юк бит минем, алар ни әйтер, – ул чакта Гөлчәчәк өздереп кенә җавап бирмәде.
Бер атна бик тиз үтте. Гөлчәчәкнең әтисе дә, әнисе дә, соңга калып йөрмә, кызым, дип калдылар. Әнисе генә ишектән чыкканда:
– Әллә ят кешеләргә барып йөрмисеңме, Яңа елны өйдә бергәләп каршылыйлар инде аны, – дип тә карады. Ана күңеле ни көтәсен сизенгәндер, мөгаен. Сизенсә, юлына каршы төшкән булыр иде. – Бар, тәүфыйклы йөр, – диде дә артыннан ишекне ябып калды.
Гөлчәчәк килгәндә Яна өстәл әзерләп йөри иде. Өйләре бик эссе иде. Ул чишенеп, җәйгечә җиңел кыска күлмәктән генә калды. Шунда ук Янага булышырга алынды.
– Нигә шулкадәр олы табын, әллә тагын кунаклар көтәсеңме? – дип сорап куйды.
– Беркемне дә көтмим, ә вдруг килеп керерләр, – диде ул мәкерле генә елмаеп. Әллә Гөлчәчәккә генә шулай тоелдымы.
Өстәл артына кара-каршы утырышып Яна ашамлыклар уртасында утырган затлы шампан шешәсен кулына алып, ирләрдән дә остарак итеп, бөкесен түшәмгә чаклы аттырып ачкан гына иде, ишек кыңгыравы шалтырады. Аның төймәсенә Яна ишеккә барып җиткәнче бастылар – көчле кыңгырау чыңы өй эчен тутырды. Яна: «Кем бар?» дип сорап та тормады, йозактагы ачкычны борды һәм өй эченә әзмәвердәй ике үсмер егет килеп керде. Аларның салмыш икәнлекләре майланган күзләрендә чагыла иде.
Егетләр рөхсәттер-нидер сорап тормадылар, өс киемнәрен салып, ишек төбендәге урындыкка ташладылар да түргә уздылар.
– Кызлар, безне көтеп тормаганнар, бәйрәм итә дә башлаганнар, – диде егетләрнең озын буйлы, әзмәвердәй таза гәүдәлесе.
Егетләр өстәлгә, кесәләреннән чыгарып, бер шешә аракы куйдылар. Гөлчәчәк чыгып китәргә дип ишек катына киенергә барган иде, әлеге әзмәвер егет аны кулыннан тотып:
– Бездә алай әзер табынны ташлап китмиләр, хуҗаны хөрмәт итәргә өйрәнергә кирәк, – диде тупас кына һәм олы өстәл янына тартып диярлек китерде дә үз янәшәсенә утыртты.
Бәллүр бокалларга шампан шәрабы, өстәлдәге дүрт рюмкага да ак аракы салып чыктылар.
– Таныш булыйк, миңа мәктәптә дә, урамда да Слон дип эндәшәләр, ә менә бу егетнең фамилиясен кыскарттык та, Горох дигән кушамат тактык. Әйбәт бит, үзе дә борчак сыман түм-түгәрәк, тәгәрәп кенә йөри, – ул баягы кыңгырау тавышыннан да көчлерәк итеп өй эчен яңгыратып, ямьсез итеп көлеп алды. Аннары: «Әйдәгез, танышу хөрмәтенә, иске елны озатып, салганны каплап куйыйк», – дип өстәлдәге рюмкаларны өләшә башлады.
Гөлчәчәкнең әлегәчә тәмле судан башка эчемлекне юка иреннәренә тидергәне дә булмады. Ул биргән рюмканы кире өстәлгә куйды. Егетләр үзсүзле иде, кабып кына куй, дип бәйләнделәр, барып чыкмагач, шампан бокалын тоттырдылар. Кабып булса да карармын, дип уйлап, аны алды Гөлчәчәк.
Шампан шәрабы кока-кола кебек куыклар чыгарып, чемердәп тора. Кабып караган иде, бераз әчкелтем булса да, тәмле тоелды. Яна да, егетләр дә үзләренә салганны бушатып аны кыстарга керештеләр:
– Эч, эч, төбенә чаклы эч! – дип такмаклап торалар.
Эчте. Шәраб кан тамырлары буйлап бөтен гәүдәсенә таралды, башы бераз әйләнеп китте. Ә барыбер рәхәт. Сикереп торасы, биисе килеп китте. Музыка куеп, биеделәр дә, җырладылар да. Тагын утырдылар, тагын егетләр аракы, Яна белән Гөлчәчәк шампан эчтеләр. Гөлчәчәк, миңа кайтырга вакыт, дип урыннан торып киткән арада егетләрнең Борчак дигәне аның шампан бокалына аракы агызып өлгергән икән.
– Әйдәгез, кунакны озатыр алдыннан бер утырып алыйк та, Яңа елны урамдагы чыршы янында каршыларга барырбыз, – дип кыстарга керештеләр.
Гөлчәчәк каршы килмәде, үз бокалына салганны төбенәчә эчеп куйды да бокалны өстәлгә каплады. Нигәдер шампан бу юлы бик әче иде. Аның күңеле болгана, башы  әйләнә башлады. Ул урындыктан торган җиреннән тәннәре авыраеп кире утырды. Бераздан бөтенләй хәлсезләнеп, кайда утырганын аңламый башлады. Аңында чагында аракы кушып эчергәннәрен бераз уйлап өлгерде. Китәм, дип кузгалса да кайда ишек, кайда чыгар юл икәнен анык чамаламый иде. Шулчак аны теге әзмәвер егет кочагына алды да:
– Ничава, бераз ятып тор, үтә ул, – дип янәшәдәге йокы бүлмәсенә таба күтәреп диярлек алып китте. Яна тиз-тиз урын җәйде, Гөлчәчәкне шунда яткырдылар, бүлмәдәге утны да сүндереп куйдылар.
Гөлчәчәк үзен каядыр очып баргандай хис итте. Башы әйләнә, күз алдында әллә нинди нурлар чагыла. Шулчак ул янына шуышкан еланны тойды. Көрәктәй куллар аны биленнән кысып үзенә тартты, борынына әллә нинди әшәке ис бәрелде, иреннәренә ят, салкын иреннәр кагылды. Кемдер аны үбә, өстенә үрмәли башлады. Гөлчәчәк бераз аңына килеп, бу еланның әлеге егет икәнлеген аңлап алды. Ул кычкырып елап җибәрде, ярдәмгә чакыра башлады. Тик аны ишетүче дә, керүче дә булмады... Аңын җуйды кыз бала...
Ул кабаттан аңына килеп, ни булганын чамалый башлар халәткә килгәндә, аның янында беркем дә юк иде инде. Күлмәкләрен салдырып идәнгә атканнар, урын-җир өсте кыз канына буялып беткән иде. Ул киенеп залга чыкканда Яна өстәл артында берүзе кәеф-сафа корып утыра иде. Гөлчәчәккә башын күтәреп карады да:
– Моннан соң кәпрәеп, масаеп йөрмәссең, – дип өттереп алды.
Гөлчәчәк бер сүз әйтми-нитми чөйдәге курткасын, йон башлыгын алып киде дә, тышкы ишекне ачып урам якка атлады. Аның кемгәдер дәшәр, каршы әйтерлек хәле дә юк иде.
Өйдә бәхетенә ишекне әнисе ачты. Алар, Яңа елны каршылап, йокларга ятканнар инде.
– Нишләп болай соңлап кайтасың, әллә эчкәнсең дә инде? – дип кызын җилтерәтеп кулыннан өйгә тартып кертте. – Әйдә, әтиең уянганчы кереп ят бүлмәңә, иртәгә сөйләшербез, – дип шактый битәрләп каршы алды. Ярый әле яманын абайламады, аңкыган аракы исе аның күзләрен томалаган, күңел сизгерлеген җуйдыргандыр инде.
 
***
Балага узганлыгын аңлаган көн аның тормышында тагын бер кыямәт көне булды. Ул бу көнне, беренче мәртәбә мәктәпкә бармыйча, урамда япа-ялгызы бик озак, җиргә кышкы караңгылык иңә башлаганчы йөрде. Бу серне дә ул үз эченә мең дә бер йозак белән бикләде. Бикләвен бикләгәндәй итте дә бит, өч-дүрт ай үтүгә корсагы күперә башлады. Бәхетенә көмәне кайберәүләрнеке кебек зур булып үсмәде үсүен, биш-алты айлык чагында да беленер-беленмәс кенә иде. Кысып бәйләп куйгач, ят күзгә әлләни ташланмады. Тик менә ана күзеннән беркая да качып булмый икән ул. Күрәсең, күптән нидер сизенеп, шикләнеп йөргәндер, беркөнне кызына:
– Чишен әле, кызым, нәрсәдер кашына башладың, тәннәреңне карыйм әле үзем, – диде бик тә өздереп, каршы әйтергә сүз калдырмыйча.
Гөлчәчәккә барысын да, энәсеннән җебенә чаклы сөйләп бирергә туры килде. Ана кеше кызын битәрләмәде дә, тиргәргә, кул күтәрергә дә хәле юк иде аның. Кызы кырыена утырган килеш үксеп-үксеп еларга кереште. «Мондый хурлыкларны да күрәсебез булган икән, ни дип безгә мондый җәзалар җибәрдең, Ходаем, нинди гөнаһларыбыз бар икән», – дип өзгәләнде дә өзгәләнде. Гөлчәчәкнең дә күзләреннән мөлдерәп яшь ага иде.
Шул көнне үк әнисе аны таныш табибына алып барып күрсәтте. Соң дигәч, үз эчләренә бикләнделәр һәм ни язган булса, шул булыр, дип көнне көнгә ялгап яши башладылар. Әтисе дә белгәндә чыгарылыш имтиханнарына чаклы бер атна вакыт калган иде. Аны мәктәптән аермадылар. Көмәнен кысып бәйләгән килеш укуын дәвам итте ул. Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлады. Кеше теленә кермичә, өйдәгесен тышка чыгармыйча, кулына аттестат алды һәм Гөлчәчәкне әнисенең туган авылындагы апасына кайтарып кеше күзеннән яшерделәр, тудырыр вакыты җиткәч кенә туп-туры Зөбәрҗәт эшләгән хастаханәгә алып кайтып салдылар.
 
***
Унбиш ел узганнан соң бер генә мәртәбә дә кулларына алып, улым, дип сөймәгән, күз тутырып карый да алмаган ананың бәгырь кошын эзләп юлга чыгуы. Ходай Тәгалә аның яшьлек гөнаһларын кичерерме, улыннан: «Әнием!» дип әйттерерме? Күпме генә юл узсаң да бу билгесез сорауларның очына чыгарлык түгел. Язмышына ни язган – шул көтәдер.
...Бала тудыру йортыннан чыгуга Гөлчәчәкне Казанга озаттылар. Анда әтисенең бертуган энесе институтта укыта икән, башкалада исеме танылган галим кеше. Шул көзне үк алтын медальле абитуриентны, абыйсы ярдәме белән инде, имтихансыз гына институтка урнаштырдылар. Акрынлап җан җәрәхәтләре төзәлде. Бала барлыгы, ташланган нарасый язмышы да онытылды кебек. Сер булып кына яшәде.
Институтта ул Рәшитне очратты. Очратты дигәч тә, икесе бер курста укыйлар, лекцияләрне янәшә утырып тыңлый иделәр. Танышлыклары дуслыкка әверелде. Бишенче курска җиткәндә аларның өйләнешәчәкләренә беркемнең дә шиге юк иде инде. Рәшитнең әтисе зур завод җитәкчесе иде, бик дәрәҗәле, абруйлы гаилә. Рәшит тә соңгы курста укыганда ук үз бизнесын ачып җибәрде. Башта әтисенең акчасына, арзанга гына, комиссион әйберләр саткан олы кибетне сатып алдылар. Шунда компьютерлар сатуны җайга салды ул. Әле компьютерның бик кыйммәт, сирәк зиннәт саналган чагы иде бу. Институтта имтиханнарны тапшырып, диплом алгач, баштанаяк шул сәүдә эшенә чумды. Икътисад факультетын бетергән Гөлчәчәкне дә үзенә бухгалтер итеп эшкә алды. Шул көздә үк гөрләтеп туй ясадылар. ×акырылган кунаклары «Акчарлак» рестораны залына чак-чак сыйдылар.
Бәхете бөтен булды Гөлчәчәкнең. Байлыкта-муллыкта йөзүе бер бәхет булса, ир бәхете икенчесе иде. Рәшит аны өрмәгән җиргә дә утыртмады, башкаларга күз атмады, акча аның күз-башын әйләндермәде – эчеп-тузып йөргәне дә булмады. Бала бәхетеннән генә мәхрүм иде алар. Беренче балалары биш айлык чакта төште, икенчесе, җитлекмичә, үле килеш туды. Гөлчәчәк, кан китеп, чак-чак үлемнән калды. Менә шуннан соң ул бүтән балага узмады.
Баласыз өйдән нур кача, диләр. Ире Рәшит еш кына Мәскәүгә командировкаларга китә иде. Гөлчәчәк, ялгыз калды исә, үзенә-үзе урын таба алмый интегә башлады. Беркөнне улы төшенә керде. Шундый чибәр, төз булып үскән. «Улым» дип кулын сузган иде, ул кисәк кенә эреп юкка чыкты. Шул төннән, шул төштән соң ул аның турында еш уйланды. Кайларда, кем кулында икән багалмасы? Бәхетлеме икән? Әй, ташлап калдырмаган булса, балда-майда коенып үсәр иде, балакай, яхшы мәктәп-гимназияләрдә укытырлар иде. Теле никадәр кычытса да, Рәшитенә баласы булганны әйтергә курыкты. Ул аны аңламас, көйле тормышлары бозылыр, көйсезгә әйләнер, аралары суыныр төсле тоелды.
Беркөнне, әтиләрне күреп, хәлләрен белеп килим әле, дип, туган шәһәренә кайтасы итте. Рәшитнең дә Япониягә атна-ун көнгә китәргә җыенган чагы иде бу.
Гөлчәчәк Акбуага кайту белән, иң беренче итеп бала тудыру йортына килде, баш табибның ишеген шакыды. Теге чактагы әнисенең таныш табибы эшләми икән инде. Вера Ивановна исемле урта яшьләрдәге бер марҗа хатыны туры килде. Мөлаем үзе, ягымлы гына каршы алды. Гөлчәчәк ни гозер белән килгәнен сөйләп бирде. Баш табиб аны бүлдермичә тыңлап бетерде дә:
– Бик соңлап искә төшергәнсез, ханым. Сезнең ташландык балагыз ир-егет булып үскәндер инде. Таптыгыз да ди, ә ул сезне аңлармы соң, «әни» дип әйтерме? Шул хакта уйладыгызмы?
– Уйладым, көне-төне шуны гына уйлыйм хәзер. Бик күрәсем, күреп бер сөйләшәсем килә...
– Аңлыйм, тик бер нәрсә дә эшли алмыйм. Бик күп сулар аккан, күп врачлар, шәфкать туташлары алышынган. Сезне танучысы, хәтерләүчесе калса да әйтмәсләр алар, чөнки баланы уллыкка алу сер булып саклана. РОНОга барсаң да, ЗАГСка кагылсаң да, беркем дә бер кәгазьне дә күтәреп карамаячак. Сезнең улыгыз түгел ул хәзер...
Баш табиб бүлмәсеннән чыккач та Гөлчәчәкнең хәтерендә бала тапкан чагында эшләгән шәфкать туташының исеме кылт итеп исенә төште, бик сирәк кушыла торган исем иде ул, шуңа хәтеренә уелгандыр. Хәтимә атлы олы яшьтәге апа иде ул. Ординатор бүлмәсе яныннан узышлый, ишеген ачып эчкә күз ташлады. Ак халат кигән бер акушер хатын нидер язып утыра иде.
Гөлчәчәк исәнләште дә:
– Хәтимә апа эшлиме әле, аны ничек табып була? – дип сорады.
– Хәтимә апаның пенсиягә киткәненә биш еллап бардыр инде, – диде әлеге ханым саф татарчалап. – Туганымы әллә, ул бу тирәдә генә яши, кирәк дисәгез, адресын әйтә алам.
Гөлчәчәк теге ханым язып биргән йортны бик тиз тапты. Өченче катка күтәрелеп, кыңгырау төймәсенә басуга, аны көтеп торганнар диярсең:
– Кем бар? – дигән тавыш ишетелде.
– Хәтимә апа, бу мин, Гөлчәчәк, кайчандыр сезнең кулда бәби китергән идем.
Ишек ачылды. Башына ап-ак яулыкны туздырып бәйләгән татар карчыгы басып тора иде. Гөлчәчәкне эчкә уздырды, ишекне кабат бикләп куйды. Шуннан соң гына:
– Мин сине танымыйм, кызым. Утыз ел эшләдем мин, бик күп аналар, бик күп балалар минем кулдан узды. Мин аларны, алар мине онытып бетергәннәрдер дияр идем, менә сез искә төшереп килгәнсез ич, – дип,  карчыкларча кеткелдәп көлеп алды.
Гөлчәчәк аңа да унбиш ел элек булган хәлне сөйләп бирде дә, күз яшьләрен тыялмыйча елап җибәрде. Хәтимә апа озак дәшми торды.
– Юк, хәтерләмим, – диде коры гына. Йөзендәге баштагы мөлаемлык җуелган иде инде. – Хәтерләсәм дә әйтмәс идем. Синең шикелле үз баласын калдырып чыгып китүчеләрне күп күрдем мин. Бала каргышы төшәр дип тә курыкмыйлар, денсезләр.
Бу сүзләрдән соң мескен ана ни әйтергә белми тораташ булып баскан җирендә катты да калды. Бераз хәлне йомшатырга теләпме, кулындагы күчтәнәчләрен түрдәге өстәлгә илтеп куйды да:
– Хәтимә апа, улымны табып, бер күралмаммы дип йөрүем. Гөнаһлы хатын мин, аны мәңге юып бетереп булмас. Ирем дә әйбәт, байлыгыбыз да мулдан ташып ашкан. Табалсам, укытырга, тормышта аякка басарга ярдәм итә алмаммы дип килүем. Зинһар өчен, ярдәм итегез. Сезнең белгәнне беләм, кем балалыкка алганны гына әйтегезче... Мәңге онытмам яхшылыгызны, күреп торам, пенсия акчасына гына көн итәсез...
– Бар нәрсәм дә җитү минем. Пенсиям дә, аз булса да, ипи-тозга, сөт-катыкка җитеп бара. – Шулай дисә дә ул бераз йомшарып калды. – Уз түргә, күчтәнәчләр белән кергәч, чәй өстәле артында бергәләп авыз итик.
Кичкә кадәр сөйләшеп утырдылар. Чынаяктагы чәйләре суынып бетте. Китәр алдыннан гына Хәтимә апа:
– Ярар, кызым, Ходай Тәгалә сине хак юлга бастырган икән, сер итеп кенә әйтәм, балаңны ул чакта бездә эшләгән Зөбәрҗәт исемле табиб хатын уллыкка алды да, безнең шәһәрдән бөтенләйгә күченеп киттеләр. Ире хирург булып эшли иде, œз балалары булмады. Каядыр ×аллыяр шәһәренә күченделәр, дигәнне ишеткән идем. Шуннан арысын белмим. Врач кешене зур шәһәрдә дә белми калмаслар, фамилияләре Зариповлар иде бугай.
 
***
Зөбәрҗәтнең төн йокыларын качырып борчылуы да, эч пошулары да юкка гына булмаган икән. Төштән соң ул үзенең баш табиб урынбасары бүлмәсендә япа-ялгызы эш кәгазьләрен карап утыра иде, ишек шакыдылар. Үзләренеке булса, алай шакып тормыйлар, тутырып ачалар да түргә узалар, бу чит кеше иде.
– Керегез, – диде Зөбәрҗәт кәгазьләрдән башын күтәреп.
Бүлмәгә затлы гына күлмәк кигән, буялмаган чем кара чәчле, бит алмалары алсуланып торган, якты йөзле, сылу гәүдәле, иң күбе утыз яшьләр тирәсендәге ханым килеп керде. Зөбәрҗәтнең кеше йөзенә хәтере бик яхшы иде. Күп еллар узса да ул аны шунда ук танып алды: бу ул иде, исеме генә менә хәтердә сакланмаган.
– Исәнмесез, Зөбәрҗәт Хадиевна, мине оныткансыздыр инде, Акбуа кызы мин, исемем Гөлчәчәк...
– Нишләп онытыйм, онытмадым, сеңелем. Әйдә, узыгыз, утырыгыз өстәл янына. – Гөлчәчәк утырмады, өстәлгә якынаеп аягүрә килеш калды. – Тыңлыйм сезне, аңлавымча, ерак юллар урап килдегез безгә. Ни гозерләр алып килде икән?
– Мин улымны эзлим. Сез идегез бит аның кендек әбисе. – Гөлчәчәк дулкынлануын басарга тырышып бераз дәшми торды. – Уллыкка да аны сез алгансыз икән. Акбуада миңа шулай диделәр.
– Шулай да булсын ди. Ә аннан соң күпме сулар акканны чамалыйсыңмы соң син, сеңелем. Тапкач та кулыгызга да алмаган, имезү түгел, күкрәгегезгә дә кысмаган балагызга бүген ничә яшь тулганны да онытмагансыздыр шәт. Өйләнер вакыты җитеп килә түгелме соң сез эзләгән баланың.
– Зөбәрҗәт Хадиевна, Ходай мине бала бәхетеннән мәхрүм итте. Бар нәрсәм бар, сөяр балам гына юк. Сез үстергәнсез аны, рәхмәт, ә бит аның киләчәге алда, кеше итәр өчен бик күп нәрсә кирәк...
– Акчам, малым күп дисез инде алайса. Балага акча белән мал гына җитми, биләүсәдә чагыннан ук ана сөте, ана назы, ана теле кирәк, сеңелем, ә боларның бөтенесе синең исеңә бүген генә төшкән. Балам юк дисең, тумас борын анасыз ятим калган балаң каргышы төшкәндер сиңа. Ул чакта бер ялгышлык эшләдең, ни үгетләдек, калдырма, дип, тыңламадың. Хәзер тагын бер ялгышлык эшләргә, шул балаңның бәгыренә төзәлмәс яра салырга килгәнсең. Ул ятимлеген белмәсен, яман телләр, гайбәтләр читләсен үзен дип без унбиш ел элек менә бу шәһәргә күченеп яңа тормыш кордык. Безгә күченеп йөрүләре, туган булса да, күкрәк баласы белән кеше өстендә торулары, яңа эш табулары җиңел булды дисеңме? Без байлык артыннан кумадык, барлы-юклы хезмәт хакына яшәдек, бала үстердек. Тамагыбыз ач, өстебез ялангач түгел бүген дә, Аллага шөкер. Ә син баланы малыңа кызыктырып алырга килгәнсең.
– Үтенеп сорыйм сездән, бирегез миңа улымны. Мин дә, ул да бәхетле булырбыз. Яхшы киләчәгеннән мәхрүм итмәгез аны, мин аны чит илләрдә укытырмын. Белүемчә, ул хәзер сезнең шәһәрдәге татар-төрек лицеенда укый. Анда чит телләрне яхшы өйрәтәләр, диләр.
– Ә ул үзе барырга, сезне танырга теләрме соң?
– Рөхсәт ит, очраштыр безне, Зөбәрҗәт Хадиевна. – Сөйләшим улымның үзе белән. Бала үз анасыннан баш тартмас дип уйлыйм. Аңарда минем кан ага бит.
– Сеңелкәш, тапкан аналар күбәйде, бакканнары сирәгәйде шул. Бик тә кызганыч... – Зөбәрҗәт шуның белән сүзем бетте, дигәнне аңлатып урыннан торды һәм: – Гафу итегез, мине эш көтә, баш табибка керәсем бар, – дип, чыгар ишеккә атлады. Гөлчәчәк аңа иярде.
 
***
Гөлчәчәк Зөбәрҗәт янына килгәнче үк улының исемен дә, татар-төрек лицееның унынчы сыйныфы укучысы икәнлеген дә сорашып-белешеп куйган иде. Шуңа күрә ул шифаханәдән чыгу белән лицейга юл тотты. Тукталышта нинди автобуска утырасын, нинди тукталышта төшәсен бәйнә-бәйнә аңлаттылар. Татар-төрек лицее диюгә шул төшкән тукталыштан ерак түгел мәктәпне күрсәттеләр.
Бу интернат-лицей икән. Дәресләре беткән чакка туры килде. Балаларның күбесе уку класслары белән бер үк түбә астына урнашкан. Гөлчәчәк сораша-сораша унынчы сыйныф шәкертләренең йокы бүлмәсен эзләп тапты. Балалар шунда яшәп, атна буе укыйлар да ял көнендә генә өйләренә кайталар икән. Интернат тәрбиячесе, Фәнис исемле егет, үзе дә студент икән, Рөстәм Зарипов диюгә, янәшәдә генә басып торучы үсмер егеткә эндәште:
– Рөстәм, сине сорыйлар.
Гөлчәчәк борылып, аңа күз ташлаган иде, хушы китеп егыла язды. Каршыда гына йөз-битләре, буй-сыннары белән ике тамчы су кебек аның үзенә охшаган уртача буйлы, зәп-зәңгәр күзле егет басып тора иде. Аның янына Зөбәрҗәт үзе килде.
– Исәнме, улым, – диде. Рөстәм аның «улым» дигәненә, олылар шулай дәшә бит дип уйлаптыр инде, артык зур игътибар бирмәде:
– Сезгә дә саулык-сәламәтлек, апа, – дип җаваплады саф татарча итеп.
– Мин сине эзләп килдем, улым, – дип тагын бер кат, бу юлы басым ясап кабатлады Гөлчәчәк. – Мин синең туган әниең булам. Гөлчәчәк минем исемем. – Ул мөлдерәп Рөстәмнең зәңгәр күзләренә карады, әйтерсең лә, улының бу минутларда ниләр уйлаганын шуннан карап укыйсы килә иде.
– Сез мине кем беләндер бутыйсыз бугай, апа, минем әнием Зөбәрҗәт исемле, ул хәзер эштә, врач ул, балалар табибы.
– Беләм, аның янында әле генә булдым. Синең турыда сөйләштек без. Мин сине үз яныма алырга дип килдем. Әйдә, берәр аулак җиргә утырыйк әле, мин сиңа аңлатырга тырышырмын.
Алар тәрәзә кырыендагы урындыкларның икесенә кара-каршы утырдылар. Гөлчәчәк бала аңларлык итеп сүзне кайдан сүтәргә белми торды.
– Син Акбуада тудың, мин таптым сине. Зөбәрҗәт әниең кендегеңне кисте, тугач та ул сине беренче кулга алды. Мин бик яшь идем, унынчыны гына тәмамлаган чагым. Курыктым, алдагы тормыштан курыктым, кеше гайбәтеннән курыктым, бала каргышы төшәр, гомер буе эзәрлекләр дип уйламадым. Сине шунда ташлап качтым мин, улым...
Гөлчәчәкнең ике күзеннән дә мөлдерәп кайнар яшьләр ага иде. Ул аларны тыймады да, сөртмәде дә. Үзе елады, үзе сөйләде. Рөстәме дә бер сүз дәшми тыңлады, тыңлады да:
– Ышанмыйм мин сезгә, апа, – диде. – Бүген өйгә кайтам мин, әнидән сорармын. Хәер, сорамасам да беләм, минем әнием дә, әтием дә берәү генә – алар. – Ул урындыгыннан торды да, саубуллашмыйча да, үз бүлмәсенә кереп китте.
Гөлчәчәк алдагы адымнарын кай тарафларга ясыйсын, кем ишекләрен шакыйсын барын да уйлап куйган иде. Ул лицейдан соң шәһәрнең балалар хокукын яклаучы опекун бүлеген эзләп китте. Тапканда инде эш сәгате бетәргә дә күп калмаган иде. Бәхетенә, мөдир ишеге төбендә чират көтүчеләр юк иде, ул туп-туры аңа керде. Танышкач, сөйләшкәч, аңлашкач, иллеләрдән өске яшьтәге марҗа ханым:
– Мин сезне аңладым, хәлегезгә дә керергә әзермен, тик берни дә эшли алмыйм. Бала әгәр дә начар гаиләдә, начар тәрбиядә булса гына без катыша алабыз. Анда да суд аша хәл ителә торган мәсьәлә бу. Үзара килешеп, үзара сөйләшеп, улыгыз сезне таныса, үзе сезгә кайтырга үз теле белән ризалык бирсә генә... Ул очракта да бик күп каршылыклар аркылы үтәсе булыр.
– Әгәр дә мин судка барсам, суд аркылы дәгъваласам?
– Сезнең бер генә шаһитыгыз да, бер генә дәлилегез дә юк бит, бәгырькәем. Баланы тугач та ташлагансыз, исем кушмагансыз, туу турында таныклыгы да уллыкка алган ата–ана исеменә тутырылган аның.
Кунакханәгә ул бик арып, бик йончып һәм зур аптыраш белән кайтып керде. Инде нишләргә? Кемнең каршына барып тезләнергә дә, кемнәргә ана күңелендәге моң-зарны түгәргә? Бер кешесе дә юк иде аның бу калада. Кунак йортындагы бүлмәне дә бер ялгызына гына алган иде. Караватына чишенмичә генә ятып бик озак уйланды Гөлчәчәк. Тыштагы караңгылык олы тәрәзә аркылы бүлмә эченә дә иңде. Торып ут алды. Бүлмә яктырып киткәч, күңелдәге шомлану бераз кимегән шикелле булды. «Ни булса, шул булыр, баргач куып чыгармаслар әле. Күрмичә, сөйләшмичә, соңгы сүзне әйтмичә барыбер китмим», – дип, үз алдына сөйләнә-сөйләнә Гөлчәчәк кабат тышкы ишекне ачты.
Кертерләрме, әллә ишек төбеннән борып җибәрерләрме, дигән шомлы уй белән Зөбәрҗәтләрнең ишек төбенә килеп җиткәч тә, кыңгырау төймәсенә шактый ара басарга кыймый торды. Тәвәккәлләде. Кем бар, дип сорап та тормадылар, ачылган ишектә Зөбәрҗәт үзе басып тора иде. Ярымачык ишекне бер кулы белән тоткан килеш:
– Өйне дә эзләп таптыгызмы инде? Нигә дип безне борчып, бала күңеленә тоз салып йөрисез сез? Әйтәсе сүземне әйттем бит инде мин сезгә.
– Гафу итегез, Зөбәрҗәт ханым, тагын бер күреп сөйләшеп карыйм әле дип килдем. Мине дә аңлагыз. Бүген Рөстәм белән очрашып сөйләштем, лицейда булдым, ул да өздереп бер җавап та бирми китте. Сезгә әйттеме, бүген өйгә кайтам дигән иде бит.
– Сөйләштек без аның белән. Ни үтендем мин сездән, бала белмәсен, күренмәгез, аңа берни әйтмәгез, дидем. Тыңламагансыз. Сөенеп, сөелеп үскән бала язмышына пычак кадагансыз. Ул үз бүлмәсендә кара кайгыда ята, минем белән дә сөйләшми.
– Бәлки минем белән сөйләшәсе киләдер. Керергә рөхсәт итегез, зинһар өчен дип үтенәм. Тагын бер мәртәбә күрәсем, соңгы җавабын ишетәсем килә.
Зөбәрҗәт ишектәге кулын алды, Гөлчәчәкне эчкә уздырды. Икәүләшеп Рөстәм бүлмәсенә үттеләр. Уллары компьютер артында утыра иде.
– Улым, – диде Зөбәрҗәт, янына ук килеп җилкәсенә кулын салды. – Бу апаң белән бергәләп сөйләшеп алыйк әле.
– Минем аңа әйтер бер сүзем дә юк, әнием. Әйтәсен көндез, ул лицейга килгәч үк әйттем инде.
– Улым, – диде Гөлчәчәк тә, – мин бит сине тудырган әни. Үз әниең. Мин сине алырга дип килдем.
Бу мизгелдә Рөстәмнең күңеле болай да мөлдерәмә тулган иде, шул сүзләрдән соң ул Зөбәрҗәтнең кочагына ташланды, ике кулы белән дә муеннарына сарылды һәм нәкъ үткән төндә күргән шомлы төшендәгечә: «Әнием, бәгърем, бирмә мине, җибәрмә мине», дип үкси-үкси елап җибәрде. Зөбәрҗәтнең дә күзләрендә яшь иде. Башын күтәреп Гөлчәчәккә карады, ул да елый-елый ишеккә атлады. Тамагына тыгылган төер аңа «хушыгыз» дип әйтергә дә ирек бирмәде. Саубуллашмыйча, бер сүз әйтә алмыйча, чыгып китте бәхетсез ана.
Чакырылмаган кичке кунак китеп, шактый вакыт узды, бераз тынычланган ана телевизорны кабызды. Шәһәр яңалыкларын тапшыралар иде. Диктор рәсми хәбәрләрдән соң көн дәвамында шәһәр эчендә булган аварияләр, хәвефле хәлләр турында сөйли башлады. Шулчак ул: ярты сәгать элек кенә юл кичүендә бер билгесез хатынны машина бәрдереп качты, бәлагә юлыгучыны ашыгыч ярдәм хастаханәсенә озаттылар, ә бу бәхетсезлекне күргән-белгән кешеләрнең милициягә шалтыратуын  сорыйбыз, диде. Видеотасмага да төшереп өлгергәннәр. Фаҗига урынын, юлда хәрәкәтсез сузылып яткан әлеге ханымны да күрсәттеләр. Бу Гөлчәчәк иде, киемнәреннән танып алды аны Зөбәрҗәт, Рөстәмгә бер сүз дә әйтмәде. Тиз генә телефонга барып, ашыгыч ярдәм хастаханәсендә төнге кизүдәге иренә шалтыратты. Әле генә машина бәрдергән бер хатынны алып килделәр, ашыгыч операция ясый, дигән җавапны ишетте. ×ыккач та шалтыратсын әле, дип үтенде дә, трубканы куйды.
Рөстәм бу хәлләрдән соң бик йончыган, бик борчылган иде. Әнисе аны, урын җәеп: «Ял ит, улым», – дип, өстенә юрганына чаклы үзе ябып яткырды да Рәсүлнең шалтыратуын көтә башлады. Шактый вакыт узгач кына телефон тавышы төнге тынлыктагы өй эченә таралды.
– Бик катлаулы операция ясарга туры килде, әле генә чыктым. Ачуланма, әйтсәләр дә шалтыратырга мөмкинлегем булмады. Бер хатынны машина бәреп киткән, оча сөяге чәрдәкләнгән, умыртка баганасына зыян килгән...
– Хәле ничек соң? Терелерме? Аякка баса алырмы?
– Нигә дип әле син ул хатын турында өзгәләнәсең? Кем икәнен дә белмәгән килеш.
– Беләм шул, белгәнгә сорашам да. Рөстәмне үз әнисе эзләп килде, дигән идемме? Шул хатын ул. Кичке якта бездә булды. Елап, тәмам исәрләнеп чыгып киткән иде. Шул исәрлеге белән машина астына барып кергәндер инде, мескенкәй, – көнозын җен ачуларын чыгарган, саруын кайнаткан, хәзер менә бәлагә тарган хатынны Зөбәрҗәт хатын-кызларча чын-чынлап җәлләп куйды.
– Операция уңышлы үтте кебек, оча сөяге төзәлер, тик менә умыртка баганасы нык зарарланган, аякка баса алырмы-юкмы? Бик әйбәтләп дәваланса гына инде, – дип телефоннан сөйләшүгә нокта куярга ашыкты Рәсүл. – Калганын кайткач сөйләшербез, акыллым, юкка борчылма, Рөстәмгә сәлам әйт.
Бер атнадан ерак командировкадан кайткан ире килеп төште Гөлчәчәкнең. Килү белән хатынына операция ясаган хирург Рәсүлне эзләп тапты. Барын да сорашты. Терелерме, аягына басармы, дип кат-кат төпченде. Киңәшләр сорады. Бернәрсәм җәл түгел, соңгы тиенемә чаклы түксәм түгәрмен, әмма аны аякка бастырырмын, дип өзгәләнде.
– Ул бит Акбуага, әти-әнисенә кунакка кайтам дип киткән иде. Бу шәһәргә ничек килеп эләкте икән? Нинди йомышы булды икән? – дип аптырап кат-кат сорады.
Рәсүл дәшмәде. Гөлчәчәкне акча түләп ялланган ашыгыч ярдәм машинасына чыгарып яткыргач та аны озатырга дип чыккан Зөбәрҗәт тә бу сорауны ишетеп бер сүз әйтмәде. Сораса да, сорамый калмас, Гөлчәчәк үзе дә иренә улы барлыгын да, бу калага аны эзләп килгәнен дә әйтмәячәк инде, Рәшите бу хакта беркайчан да берни белмәячәк.
 

Нәсих ТАҖИ


Фото: https://ru.freepik.com/ 

Комментарийлар