Логотип «Мәйдан» журналы

Бакчаларның милли төркемнәрендә ана телен өйрәтүне тикшерәчәкбез

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларының милли төркемнәрендә ана теленә өйрәтү сыйфатын тикшерәчәк.«Милли балалар бакчаларында һәм милли төркемнәрдә ана теленә өйрәтүне ныграк кон...

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы балалар бакчаларының милли төркемнәрендә ана теленә өйрәтү сыйфатын тикшерәчәк.bakcha
«Милли балалар бакчаларында һәм милли төркемнәрдә ана теленә өйрәтүне ныграк контроль алдык. Сүз татар һәм башка милли төркемнәр турында бара. Районнардагы мәгариф идарәләре җитәкчеләре белән сөйләшү булды. Бакчаның исеме җисеменә туры килүе мөһим», — диде ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Әхмәтҗанова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Министрлык вәкиле сүзләренчә, һәр эшнең җиренә җиткереп башкарылуы кешедән, бигрәк тә бакча җитәкчесенең туган телне тиешле дәрәҗәдә бирүне таләп итүдән тора.
«Узган атнада Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов белән киңәшмә уздырдык. Беренче чиратта татар исемен йөрткән балалар бакчаларын тикшерергә сөйләштек. Казан бакчаларына үзебез дә барып, эшләрен карап, балалар белән аралашып кайтачакбыз», — диде Лилия Әхмәтҗанова.
 

Фото: Солтан Исхаков 


https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/25-01-2021/liliya-hm-t-anova-bakchalarny-milli-t-rkemn-rend-ana-telen-yr-t-ne-tiksher-ch-kbez-5801402

Комментарийлар