Логотип «Мәйдан» журналы

Бакчадагы баллы борыч кызарсын өчен нишләргә?

Тәҗрибәле бакчачылар баллы борыч куагында ук кызарсын өчен берничә киңәш бирә. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» яза.Баллы борычка тамырына тимичә генә ашлама бирергә ки...

Тәҗрибәле бакчачылар баллы борыч куагында ук кызарсын өчен берничә киңәш бирә. Бу турыда «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат» яза.perec
Баллы борычка тамырына тимичә генә ашлама бирергә кирәк. Ун көнгә бер тапкыр куакларга фосфорлы-калийлы состав яки агач көле эремәсе сиптерегез.
Чүпрәле төнәтмә дә файдалы була. Күгәргән ипи яки сохаридан эремә ясагыз. Чүпрә гөмбәсе туфракны файдалы микроэлементларга баета, шуннан соң борыч тиз өлгерә.
Борычка пешәргә комачаулый торган артык яфракларны да өзеп ташлагыз.
Куакларга җылы, хәтта кайнар — 40 градуска кадәр су сибәргә була. Мондый суны сак кына итеп куак төбенә салыгыз, кайнар су яфракларга һәм сабакка тия күрмәсен.
 
Фото: https://pixabay.com

https://intertat.tatar/news/questions_answers/12-08-2020/bakchadagy-bally-borych-kyzarsyn-chen-nishl-rg-5761950

Комментарийлар