Логотип «Мәйдан» журналы

Бакчачылар, сез моны беләсезме?

Төрле савытлардагы суның авырлыгы һәм күләме түбәндәгечә.

1 чиләк 10 литр, яки 10 килограмм су сыйдыра;
1 литр су — 1000 куб сантиметр, яки 1000 грамм;
Кырлы (каймалы) 1 стакан су — 250 куб. сантиметр, яки 250 грамм;
Кырлы (каймасыз) 1 стакан су 200 куб. сантиметр, яки 200 грамм;
1 аш кашыгы су — 15 куб. сантиметр, яки 15 грамм;
1 чәй калагы — 5 куб. сантиметр, яки 5 грамм.
Кырлы бер стаканга (200 грамм) - 13 аш кашыгы су; бер аш кашыгына - 3 чәй калагы су; 1 чәй калагына 10 тамчы су сыя.
Туфракка минераль ашламалар керткәндә түбәндәгеләрне белергә кирәк: 200 грамм сыйдырышлы кырлы бер стаканга 180-190 грамм аммиак селитрасы, 185-200 грамм суперфосфат, 310-360 грамм фосфат оны, 185-190 грамм калий хлориды, 180-200 грамм ашламалар катнашмасы, 120 грамм сүндерелгән известь, 90-120 грамм агач көле керә.

Фото: pixabay.com

 

https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Bakchachilar-sez-moni-bel-sezme-761481/

 

Комментарийлар