Логотип «Мәйдан» журналы

Бакча җиләген утыртыр чак җитте

Җәйләрен хуш исле, тәмле бакча җиләге белән сыйланасыгыз килә икән, аны вакытында тәрбияләп тору зарур. Виктория үсентеләре картайса, түтәлләрне яңарту яхшы нәтиҗә бирә. Җиләк мыекчаларын кайчан утырт...

Җәйләрен хуш исле, тәмле бакча җиләге белән сыйланасыгыз килә икән, аны вакытында тәрбияләп тору зарур. Виктория үсентеләре картайса, түтәлләрне яңарту яхшы нәтиҗә бирә. Җиләк мыекчаларын кайчан утырту әйбәтрәк: көзенме, әллә язынмы? Көзен, ди белгечләр.viktoriyaКөз көне утыртып калдыру яхшырак.
Ник дигәндә, беренчедән, бу чорда җиләкнең мыекчалары күп була.
Икенчедән, салкынчарак һава шартларында җиләк үсентеләре бик әйбәт тамыр җибәрә. Язын утыртканда, җәй башы эссе килсә, үсентеләр корырга мөмкин.
Өченчедән, инде киләсе елның җәендә үк мул гына уңыш җыеп алырга мөмкин булачак. Иң яхшысы – бакча җиләген 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр утырту.
Утырттым да оныттым түгел: көннәр коры торганда су сибәргә кирәк.
 
Фото: vladzemstroy.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bakcha-il-gen-utirtir-chak-itte-415381/

Комментарийлар