Логотип «Мәйдан» журналы

Бакча җиләге тәрбия ярата

Бакча җиләге мул уңыш бирергә сәләтле, әмма моның өчен аны ел буе төгәл билгеле вакытларда һәм тиешле күләмдә 6 тапкыр ашларга кирәк.1. Яфраклар нык үсеш алган вакытта 1 бал калагы бәвелчәне 10 литр с...

Бакча җиләге мул уңыш бирергә сәләтле, әмма моның өчен аны ел буе төгәл билгеле вакытларда һәм тиешле күләмдә 6 тапкыр ашларга кирәк.
viktoriya-zhilege
1. Яфраклар нык үсеш алган вакытта 1 бал калагы бәвелчәне 10 литр суда болгатып, түтәлләргә сибәргә.
2. Чәчәк атар алдыннан 2 грамм иммуноцитофитны 10 литр суда эретеп, үсемлекләргә бөркергә.
3. Чәчәк ату чоры башында 1 аш кашыгы азот, фосфор, калий катнашмасын 10 литр суда эретеп, түтәлләргә сибәргә.
4. Өченче тапкыр ашлаганнан соң икенче көнне 1әр чеметем борны һәм бакырны 10 литр суга кушарга һәм 10 тамчы йод өстәргә. Эремәне яфракларга да, туфракка да эләгерлек итеп сибәргә кирәк. Шуннан соң туфрак өстенә көл сибеп чыгарга.
5. Уңышны җыеп алуга ипи пешергәндә кулланыла торган 100 грамм чүпрәне 10 литр суда эретергә һәм үсемлекләргә бөркергә.
6. Августның беренче яртысында 2 аш кашыгы суперфосфат белән 0,5 стакан көлне 10 литр суда эретеп, түтәлгә сибәргә.
 
Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Bakcha-il-ge-t-rbiya-yarata-266299/

Комментарийлар