Логотип «Мәйдан» журналы

Бабаеңа сәлам әйт

– Тыңлагыз әле, Туфан абый, бер мәзәк. Быел булды ул.

Район сабан туенда. Йөрим шулай хатын белән кибетләр карап. Бер карчык каршыма чыкты да миңа карап тора.
– Нәрсә, әбекәй, бик ошадым мәллә? – дим.
Бер сүз дә әйтмәде бу, китеп барды. Бераздан тагын каршыма килеп чыкты, тагын төбәлеп карап тора. Мин дә карап торам моның күзенә – кызык бит. Болай жүләр кебек тә түгел. Өсте-башы да әйбәт, шәһәрдән кайтканга охшаган.
– Синең бабаң бармы? – дип сорый бу карчык.
– Бар, – мин әйтәм.
– Исеме Насыйбулламы? – ди.
– Насыйбулла, – дим.
– Фамилиясе Шәйдуллинмы, – ди.
– Шәйдуллин, – мин әйтәм.
– Аның әтисенең исеме Гобәйдулламы?
– Шулай, – дим.
– Аңа сиксән җиде яшьме, – ди.
– Шулай бугай, – дим.
– Исәнме әле ул?
– Исән-сау...
Әбекәй минем аркамнан сөйде дә:
– Бабаеңа сәлам әйт. Хәдичәдән диген, – дип китеп барды.
Хатын белән көлештек. Өйгә кайткач бабайга сөйләдем ниләр булганын. Теге әбинең сәламен тапшырдьм.
– Сәламәт булсын, – диде бабай. Минем:
– Ә кем ул Хәдичә? – дип соравыма:
– Мин каян белим. Беткәнмени дөньяда Хәдичәләр, – дип кырыс кына җавап бирде дә умарталар карарга чыгып китте.
– Туфан абый, ничек уйлыйсыз, кем булды икән ул Хәдичә әби?
– Мин каян белим. Беткәнмени дөньяда Хәдичәләр, – дидем дә эчтән генә Насыйбулла абзыйдан көнләшеп куйдым. Оныкларың аша сәлам әйтеп җибәрерлек Хәдичәләрең булса иде ул.
 

Туфан МИҢНУЛЛИН

Фото: Николай Туганов

«Мәйдан» № 3, 2021 ел

 

 

 

 

Комментарийлар