Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайның Сарлы авылында кыйммәтле тарихи табылдыкка тап булганнар (ФОТО, ВИДЕО)

Азнакайның Сарлы авылында Илшат Илаев авылдан ерак түгел яланда көтү көткәндә юлыга аңа, дип яза җирле басма. Фото: http://www.aznakaevo-rt.ru– Җирдә ялтырап яткан әйбергә күзем төште. Алып карасам, б...

Азнакайның Сарлы авылында Илшат Илаев авылдан ерак түгел яланда көтү көткәндә юлыга аңа, дип яза җирле басма.
img_4490 Фото: http://www.aznakaevo-rt.ru
– Җирдә ялтырап яткан әйбергә күзем төште. Алып карасам, бер ягы шома, икенче ягында ике балык рәсеме төшкән түгәрәк тимер. Аны алып кайтып мәктәп укытучыларына күрсәттем. Моның бик борынгы тарихи табылдык булуын шәйләгән идек инде... – дип сөйләде ул.
Табылдык хакында мәктәп укытучылары белән төбәгебез тарихын өйрәнүче академик Альберт Борһановка хәбәр итәләр. Ул озак көттерми килеп тә җитте. Үзенең элеккеге шәкерте – газетабызның баш мөхәррире Фәрхәт Шәйхулов белән Сарлыда экспонат табылган урында, аннары инде мәктәп музеенда булдылар.
img_4443
– Бик борынгы заманнарда ук балык тотып, җир эшкәртеп, аучылык, умартачылык белән шөгыльләнеп яшәгән бу төбәк халкы. Алар көнкүрештә кулланган мондый тимер эшләнмә кисәкләренә әлегәчә Ютазы, Урсай тирәләрендә юлыккан идек. Ә инде шулай ватылмый сакланган экспонатка тап булу үзе бер олы вакыйга, – ди Альберт Әхмәтҗан улы. – 13-14 нче гасырлардагы бу тимер көзге үзе бер зур тарихи ачыш, хәтта сенсация дип әйтер идем. Ул җирле музейда урын алачак.
Сүз уңаеннан, галим быел май аенда районда үтәчәк тарихи конференциягә әзерлек баруы хакында да әйтеп үтте. Ул районыбыз өчен дә, республиканың төбәкне өйрәнүчеләре, тарих белән кызыксынучылары өчен дә бик кызыклы һәм зур әһәмияткә ия чара булачак.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=Td1rvbSXj1Q[/embed]

Комментарийлар