Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайлы коега төшкән этне коткарырга теләп, үзе дә төшеп киткән

Азнакай районы Ирекле авылында ялгызы гына яшәүче Сәбилә апа Әхмәтшинаның шушы гыйнвар суыкларында бердәнбер дусты, саклаучысы Малыш исемле эте коега төшеп киткән. Аны коткарырга дип килгән авылдашы д...

Азнакай районы Ирекле авылында ялгызы гына яшәүче Сәбилә апа Әхмәтшинаның шушы гыйнвар суыкларында бердәнбер дусты, саклаучысы Малыш исемле эте коега төшеп киткән. Аны коткарырга дип килгән авылдашы да көч-хәл белән бозлы судан чыккан, дип яза "Маяк" газетасы.
05-48 Фото: aznakaevo-rt.ru
“10 гыйнвар иде. Керләр юдым да, шуларны чайкарга ишегалдына, коега чыктым. Бераз йөреп килсен әле дип, этне бәйдән ычкындырдым. Бераздан, кое өстен ябып тормыйча, бер өлеш керләрне эләргә булдым. Шул арада сикереп-уйнаклап йөргән Малышның суга төшеп киткәнен абайламый да калдым. Аның өргәнен ишеткәч, йөгереп килдем. Карасам, бичарам суда тиз-тиз йөзә, үзе “коткар мине” дигәндәй, миңа карап берөзлексез өрә иде. Берни эшли алмыйча, катып калдым. Үзем кызгандым, үзем ни эшләргә дә белмәдем. Шуннан соң авылдашыбыз Рифкатькә шалтыраттым. Бәхеткә, ул тиз килеп җитте. Тегеләй-болай да итеп этне муенчагыннан эләктермәкче булды – тик барып чыкмады. Шулай азапланган арада Рифкатьнең аягы таеп китмәсеңме?! Башы белән коега чумды. Төптән ничек әйләнеп чыккандыр ул, белмим. Хафалануымны күреп, ахры, күрше Тәзкирә апа кереп җитте. Инде икәүләшеп кое тирәсендә ни эшләргә белмичә әйләнеп йөри башладык. Шөкер, ярты сәгатьләп вакыттан соң, Рифкать үзе җаен табып, кое кырыйларына баса-баса, этне дә култыгына кыстырып, җир өстенә чыга алды”, – дип сөйли Сәбилә апа.
– Этне коткарган Рифкатьне яхшылап җылыттылар. Куллары өшесә дә, шөкер, салкын тидереп, авырмады. Этне дә өйгә алып кердем. Хәзер су алырга кое янына килүем була, Малыш аяк тирәли әйләнә-бөтерелә, өрә башлый. Янәсе, үзенчә бәладән кисәтә, – дип телефоннан сөйләде Сәбилә апа һәм үз тормышын куркыныч астына куеп, 8 метр тирәнлектәге коедан этне коткарган, үзе дә исән-имин чыккан авылдашына чиксез рәхмәтен җиткерде.
Рифкать Абдуллаевны авылда белмәгән кеше юк. “Азнакай” агрофирмасында механизатор булып эшләүче, тату гаилә башлыгы буларак бар яктан өлге алырдай уңган, яше 50дән өстә авыл хезмәтчәне турында “Сыер бозаулатасы, җир сөрәсе булса да ярдәменнән ташламый”, диләр һәм бары уңай яктан сыйфатлыйлар. Сабыр холкы, игелекле гамәлләре өчен олысы-кечесе дә аны хөрмәт итә.

Комментарийлар