Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайда кунак булып кайттык

Азнакайда кунак булып кайттык.Мендек биек Чатыртавына.Сокландык без кылган эшләренә,Хезмәт сөйгән горур халкына. Чатыртау табигатенең гүзәллегеТатарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күр...

Азнакайда кунак булып кайттык.
Мендек биек Чатыртавына.
Сокландык без кылган эшләренә,
Хезмәт сөйгән горур халкына.

Чатыртау табигатенең гүзәллеге Чатыртау табигатенең гүзәллеге
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе, күренекле әдип Факил Сафин җитәкчелегендә Азнакай шәһәренә, Чатыртауга сәяхәт кылдык. Безгә уңайлы автобус биреп, күңелле ялга бару мөмкинлеге тудырган Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы Хәлимовка, Чаллы, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәттән килгән язучыларны- журналистларны зурлап каршы алып, туган якларының бөтен матурлыгын күрсәтеп, таныштырып йөргән Азнакай районы башлыгы урынбасары Дамир Гыйлаҗевка зур рәхмәт.
Чаллы кунаклары Азнакай шәһәренең 1 санлы гомуми белем бирү мәктәбендә район китапханәчеләре белән очрашу да үткәрде.
 
[gallery columns="6" ids="43101,43100,43134,43133,43132,43135,43139,43140,43141,43147,43148,43149,43138,43137,43136,43102,43103,43105,43104,43106,43107,43108,43109,43110,43111,43112,43113,43114,43115,43116,43117,43118,43119,43120,43121,43122,43123,43124,43125,43126,43127,43146,43145,43144,43143,43154,43153,43152,43151,43150,43129,43128,43130,43131"]

Комментарийлар