Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайда елның иң уңган киленен сайлаганнар

Азнакай районында авыл гаиләләре арасында "Төп нигез килене" дип исемләнгән конкурс уздырылган. Фото: aznakaevo-rt.ru2 этапта оештырылган бәйгедә Азнакай районы авылларыннан 40 килен катнашкан, шулар...

Азнакай районында авыл гаиләләре арасында "Төп нигез килене" дип исемләнгән конкурс уздырылган.
img_5935 Фото: aznakaevo-rt.ru
2 этапта оештырылган бәйгедә Азнакай районы авылларыннан 40 килен катнашкан, шулар арасыннан 7 килен финалга чыккан. Бу хакта Азнакай районы «Ак-калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасына сылтама белән, Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Жиңүчеләрне Азнакайда, район һәм шәһәр мәдәният йортында зурлаганнар. Уразай авылыннан Фәйрүзә Лотфуллина бәйгенең төп призына лаек булган.
Номинацияләр буенча “Иң үткен килен”, “Иң шаян килен”, “Иң сөйкемле килен”, “Иң уңган килен”, “Иң сәләтле килен”, “Иң күркәм килен” аерым билгеләнгән.
Конкурс «Таныш булыйк», ягъни визит карточкасы белән башланып киткән. Икенче конкурс "Гаилә ядъкәре" дип аталган. Төп нигез килене мирас булып буыннардан-буыннарга күчеп килгән Коръән китабын, чулпы, чиккән тастымал, гаилә шаҗәрәсе һ.б.ны, үзенчәлекле итеп жюрига тәгьдим иткән. Өченче конкурста киленнәр аш-суга осталыкларын күрсәткән.
Уңган-булган киленнәрне район халкы гына түгел, җир шарының төрле төбәкләрендә яшәүче якташлары да сайлашкан. Интернет челтәре аша халык күңелен яулаган килен булып Учәлле авылыннан Фәнүзә Шафикова танылган. 14 000 тавыш җыеп, ул беренче урынга чыккан.
 
https://tatar-inform.tatar

Комментарийлар