Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайда бакча сабыйларын бишек җырына йоклаталар

Азнакайның “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбиячеләр халкыбызның бишек җырларына зур әһәмият бирә, дип яза aznakaevo-rt.ru сайты. Алар бишек җырларын туплап, китапчыклар итеп бастырып чыгаралар,...

Азнакайның “Алтынчәч” балалар бакчасында тәрбиячеләр халкыбызның бишек җырларына зур әһәмият бирә, дип яза aznakaevo-rt.ru сайты.
Clipboard07
 
Алар бишек җырларын туплап, китапчыклар итеп бастырып чыгаралар, балаларны шул көйләрне тыңлатып йоклаталар. Бу җырлар аша сабыйларны матурлык, ата-ана мәхәббәте, халкыбызның рухы, аһәңле теле, туган йорт, туган җир төшенчәләре белән таныштыралар.
“Максатыбыз - татар халкының гореф-гадәтләренә ихтирам тәрбияләү, милли хәзинәбез булган бишек җырларын балаларга өйрәтү. Гаилә бәйрәмнәрендә әти-әниләр белән бишек җырларына конкурслар да үткәрелә”, - ди тәрбияче Зәния Исхакова.

Комментарийлар