Логотип «Мәйдан» журналы

Азнакайда 15нче “Автоледи” бәйгесе дәүләт автоинспекциясенең 80 еллыгына багышланды

 Азнакайда 16 туташ-ханым “тимер ат”ларын йөгәнләүдә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Районда “Автоледи” бәйгесе 15нче тапкыр уздырылды һәм ул дәүләт автоинспекциясе оешуның 80 еллыгына багышланд...


 


Азнакайда 16 туташ-ханым “тимер ат”ларын йөгәнләүдә үзләренең осталыкларын күрсәтте. Районда “Автоледи” бәйгесе 15нче тапкыр уздырылды һәм ул дәүләт автоинспекциясе оешуның 80 еллыгына багышланды, дип хәбәр итә aznakaevo-rt.ru.


загружено (2) Фото: http://www.aznakaevo-rt.ru
 

Ярышларның теоретик өлешендә алар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтү бурычы торды. Ярышларның икенче этабында исә конкурста катнашучыларга машина йөртү осталыгын күрсәтергә – вакытка катлаулы элементлар булган трасса буйлап үтәргә туры килде.
Быелгы бәйгедә “Автоледи-2016” исеменә Ирина Халикова лаек булды. “Хәзер тормышта автомобильсез мөмкин түгел, ул көндәлек мәшәкатьләрне җиңеләйтә. Әмма юл бик зур игътибарлылык, сабырлык, тәрбиялелек, бер-береңә хөрмәт белән карауны таләп итә. Юлда йөрүче һәркемгә имин юллар телим”, – ди җиңүче ханым.


Комментарийлар