Логотип «Мәйдан» журналы

Азәрбайҗан шагыйре Садай Шәкәрли шигырьләре (С.РӘХМӘТУЛЛА тәрҗемәсендә)

Кайтып киләмТуган якка күптән кайтканым юк,Узган еллар – казлар төркеме.Туган йортны, әнкәйне сагынам,Сагынганда – елдай бер көне.Узган юллар озын булсалар да,Һәр чакрымда, һәр җирдә дә мин.Туган авыл...

Кайтып киләм


Туган якка күптән кайтканым юк,
Узган еллар – казлар төркеме.
stock-photo-114285805
Туган йортны, әнкәйне сагынам,
Сагынганда – елдай бер көне.
Узган юллар озын булсалар да,
Һәр чакрымда, һәр җирдә дә мин.
Туган авылымны, әти йортын
Чыгармадым истән бер дә мин...
...Кайтып киләм! Туган болыннарда
Сәламли һәр чәчәк, үләне.
Поезд гудоклары гел бәхетле
Очрашулар миңа теләде...
Әнкәй таңнан тагын эшкә чумган,
Аңа тиеш яллар кайда соң?
Өстәвенә бүген төш тә күргән,
Төштә күргән улы кайтасын.
Сукмакка ул келәм җәеп салган,
Беләм, кага келәм тузанын.
...Күктән төшкән кебек пәйда булып,
Келәм буйлап өйгә узамын!
* * *
Туган җирем, мин яратам сине:
Беркемгә дә бирмәм!
...Мин үлгәч,
Син үзең дә, беләм, беркемгә дә
Бирмәссең бит мине... күмелгәч...
 

Балачакта... һәм хәзер


Мин тәртипсез идем, тиргәделәр
Күршеләрем, дуслар, туганнар.
Син җим сипкән кошларны да хәтта
Мин ыргыткан ташлар куганнар.
Балкон тәрәзәңне әллә ничә
Бәреп ватты: «Торма күзәтеп!»
...Барсы – үтте... Гафу итәрсеңме? –
Киләм «гафу» дигән сүз әйтеп.
Мин бит – башка: күпме юллар мине
Синнән күпме читләрдә йөрткән?!
Кулларымда – чәчәк: ташны... Җанда
Сиңа булган сөю эреткән.
Балконыңа тагын чык син хәзер!
Куркытмам мин, нигә куркытам?!
Чәчәкләргә төреп, балконыңа
Йөрәгемне хәзер ыргытам!..

Комментарийлар