Быел Татарстанның суверенитет турында Декларация кабул итүенә егерме биш ел тулды.

Сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, публицист, заманында Татарстан Югары Советы, Россия Дәүләт Думасы депутаты булган Фәндәс Шакир улы Сафиуллин 1990 еллар вакыйгаларының агышын әле дә яхшы хәтерли. Без аның белән очрашып, мөстәкыйльлек өчен көрәш елларын искә алдык, форсаттан файдаланып берничә сорау белән дә мөрәҗәгать иттек. Җавапларны ирештергәнче, Фәндәс Сафиуллинның тормыш юлын кыскача бәян итәбез.

Ул 1936 елның 17 августында Азнакай районы Малбагаш авылында туа. 1957 елда Саратов танк училищесын тәмамлый. Унөч елдан соң Ф.Сафиуллин Белоруссия Дәүләт университетының философия факультетына укырга керә һәм кызыл диплом алып чыга. Фәндәс әфәнде Совет армиясендә җәмгысе утыз дүрт ел хезмәт итә һәм полковник дәрәҗәсендә запаска китә. 1998 елда ул Бөтентатар иҗтимагый үзәге  рәисе итеп сайлана. Инде җитлеккән сәясәтче буларак халык аны 1990 елда Татарстан Дәүләт Советына депутат итеп күрсәтә.

– Фәндәс әфәнде, Татарстан мөстәкыйльлеге, суверенлыгы өчен көрәшнең кискен мизгелләрен, хәтергә нык сеңеп калган өлешләрен искә төшереп китсәгез иде.

– 1990 елда иң нык истә калган вакыйгаларның берсе, бәлки ул кабатланмастыр да, чын халыкчан, демократик сайлаулар узуы. Чын парламент иде ул безнең.

Анда халыкта йә теге, йә бу яклы булган бүленеш нәкъ парламентта да чагылыш тапты. Ул чор парламенты Татарстанның кечкенә бер моделе булды. Шуңа, анда иң кайнар мәсьәләләрне дә хәл итәрлек иде. Әлеге сайлаудан соң беренче демократия көннәрен күрергә туры килде, шушы халыкчан парламентта чыныктык. Биредә яңгыраган беренче тәкъдимем дә истә калган. «12 нче чакырылыш Югары Совет эшен радио, телевидение аша халыкка җиткереп барырга». Депутатлар чыгышын турыдан-туры трансляцияләү турындагы әлеге тәкъдим өч тапкыр кабатланганнан соң гына узды. Аннан инде әкренләп үзебезнең мөстәкыйльлек идеясенә күчтек. Әйтергә кирәк, бу идея туксанынчы елларда гына тумады. Азат, мөстәкыйль яшәү теләге СССР төзелгәнче дә, 1922 елга кадәр үк башланып, бертуктаусыз дәвам итә. Сталин, Брежнев заманнарында, Конституцияләр кабул иткәндә дә андый омтылышлар булды. Ә менә үзгәртеп кору еллары моны тормышка ашырырга киң мөмкинлекләр тудырды. Үзгәртеп кору дигәннәре капкаларны ачты, халыкка иреккә юл бирде. Дөрес, ул иректән төрлечә файдаланучылар да булды. Иң мөһиме, советлар илендә халыкның сулыш юлы ачылды. Инде Татарстанда да демократик хәрәкәт башланды. Татарның милли хәрәкәте дә гомумдемократик юнәлештә барды. Бездә әле урыс мәнфәгате, татар мәнфәгате өчен көрәшү юк иде, аерым түгел идек. Гомуми демократия өчен көрәш башланды. Беренче мәлне без барыбыз да шунда идек. «Вечерняя Казань» газетасы да безнең өчен уртак булды. Монда татарны да яклаган, урысны да яклаган язмалар басылып торды. Инде 1990 елның августы килеп җиткәч, Татарстанның суверенлыгы турындагы мәсьәлә конкрет куелды.

– Ә менә ул көннәрдә республика җитәкчеләре үзләрен ничек тотты? Суверенлык идеяләренә шикләнеп карау, куркып калу сизелмәдеме?

Андый әйберләр сизелмәде. Безнең аңарчы булган җитәкчебез Гомәр Усманов шул чордагы соңгы партия җыелышында бәйсезлекне искә алып үтә. Безнең дәүләтчә фикер йөртүче алдынгы җитәкчеләребез ул чакларда да бар иде. Дөрес, алар тарафыннан «Суверенитет» сүзе әйтелмәде. Татарстанның дәрәҗәсен автономиядән союздаш республикага кадәр күтәрү, тигезләү турында әйтелде. Безнең статусны күтәрү акрынлап кына суверенитет идеясенә күчте. Сүзебезне бит демократик сайлаулар белән башлаган идек. 1990 елның март аенда Югары Советка 250 депутат сайландык. Шуларның яртысы сайлау алды программасында Татарстанны союздаш республика итеп күрергә теләвен белдерде. Менә шушы теләк башта төбәкләрдә хупланды. Монысы инде татарлар күбрәк яшәгән урыннарда күзәтелде. Чөнки, суверенитет идеясе урыс халкына караганда татарлар өчен мөһимрәк иде. Татар халкы өчен ул милләт буларак исән калу мөмкинлеге иде. Автономиядән «союздаш»ка күтәрелү мәгарифне, мәдәниятне исән калдыру, үсешкә юл ачу, Горбачев сүзе белән әйткәндә, «судьбоносная» иде. Ә урыс халкы өчен суверенлык Татарстанның идарә системасы үзгәрүнең теге яки бу формасы гына булды. Бу хакта алар тегесе яки монысы яхшырак дип бәхәсләшә генә ала, үзгәрешләр бу халыкның язмышына кагылмый. Шуңа, суверенитет урыс халкы өчен азрак әһәмияткә ия булды. Безнең төп бурыч урыс ватандашларга шуны аңлату иде. Ә татарга моны аңлатасы юк, ул аны башта ук хуплады.

 – Фәндәс әфәнде, шул чорларда Мәскәү сәясәтчеләренең, депутатларының үз-үзләрен тотышлары истә калдымы?

 – Истә, барысы да истә. Кызганычка каршы, туксанынчы елның икенче яртысында гомуми СССРдагы демократик хәрәкәт икегә бүленде. Мин үзем демократлар белән көрәшкән, бергә сайланган булсам да, Югары Советның беренче утырышында ук шундый мәсьәлә күтәрдем.

 – Туганнар, әйдәгез, татарның милли мәсьәләләрен дә урыс-татар бергәләп, демократик рәвештә хәл итик, – дигәч, нык каршы килделәр. Беренчедән, татарның үзенә шикләнеп карау, милли проблемаларны гомуми демократик хәрәкәт эчендә күтәрә башлау Россия демократларын бик тә сагайтты. Аларның күңелендә шовинизм идеясе демократиядән тирәнрәк яткан булып чыкты. Шул күтәрелә башлады һәм ахыр чиктә ул аларны бетерде дә. Безгә дә каршылык килә башлады. Демократлар арасыннан булган бер депутат суверенлык турында Декларация кабул иткәнче үк республика парламенты мөнбәреннән – «Сез халыктан сорамыйсыз. Әгәр дә суверенлыкны кабул итә калсак, аны бары референдум аша гына кабул итү зарур», – дип белдергән иде. Суверенитет турында Декларация кабул ителгәч, шушы ук сүзләрне, сез халык фикерен белмәдегез, дип, Мәскәү дә кабатлый башлады. Шушы пропаганданы куерта башлау инде кабул ителгән Декларацияне куркыныч астына куйды. Ә без катгый рәвештә референдумга каршы булдык. Әйткәнемчә, урыс халкы суверенитет идеясе белән азрак бәйләнгән, кызыксынган. Татар халкы өчен ул язмыш. Аның мәгънәсен аңлатып, төшендереп җиткермичә референдум үткәрсәк, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә татар белән урысны икегә бүлеп, капма-каршы кую да мөмкин иде.

  Тагын да үземнең чыгышларны искә алуга ачуланмассыз, дип уйлыйм. Декларацияне кабул итәр алдыннан мин әйттем: «Татарстан үзенең бәйсезлек, мөстәкыйльлек юлында бер адымны ясагач, халык аңа ышансын. Менә бит, беренче адымнан урыска да, татарга да начар булмады. Шушыларга инангач, инандыргач инде икенче адымны ясарга була». Без шушы юнәлеш белән бардык. Халыкның аңлау дәрәҗәсе өлгереп җиткәч, референдум уздырабыз, дип белдердек. Ә референдумны гади күпчелек белән түгел, 100 процент диярлек «әйе» дигән җавапны алырлык итеп үткәрү кирәк иде. Күпчелек тавыш белән генә референдумда җиңсәк, ул халкыбызны урталай бүлгәләргә дә мөмкин булды. 51 һәм 49 процентлар булса, халык бүленә дигән сүз. Референдум уздырасың икән, зур күпчелекнең тавышын алу зарур. Шулай да Мәскәү тарафлары «Сез халыктан сорамадыгыз, Декларация кабул иттегез», дип куркыта, такылдый башлагач, без риза булдык һәм референдум үткәрергә алындык. Шунысы гаҗәп – икенче көнне үк референдум таләп итүчеләрнең барлык пропаганда чаралары безгә, референдумга каршы 180 градуска борылды да куйды. Халык фикерен белешү өчен референдум уздырмаска басым башланды. Менә шунда без янып-пешеп әлеге сәяси чараны уздыруга әзерлек эшенә керештек.

  Безгә Россиянең басым ясамаган бер генә хакимият органы да калмады. Дәүләт Думасы, Конституцион мәхкәмә, генераль прокуратураның Татарстанга каршы бик күп карарлары да кабул ителде. Мәскәү радио-телевидениесенең көне-төне безнең республиканы яманлап сөйләвен әйткән дә юк. «Тиздән татарлар урысларны суя башлаячаклар», – дип коткы таратулар да булды. Казанда безнең милиция хезмәткәрләре КамАЗ автомобильләреннән утыз дүрт тонна листовка конфискацияли. Ул листовкалар белән Казанның бар юлларын, мәйданнарын каплап булгандыр. Шундый юллар белән урыс халкын куркытып, безгә каршы куймакчылар иде. Корал куллану белән дә куркыттылар, гаскәр дә кертә яздылар. Шундый басымнар булса да, республика халкының 61,4 проценты референдумда Татарстан мөстәкыйльлегенә «әйе» дип җавап бирде.

  – Фәндәс әфәнде, сез Совет армиясе полковнигы. Шушы референдум вакытларында Казан тирәсендәге урманнарда Россия гаскәрләре торды, дигән сүзләр дә киң таралды. Бу дөреслеккә никадәр туры килә?

  Әйе, сүзләр, хәбәрләр булды, әмма раслаучы булмады. Шулай да Россия белән чынлап сөйләшүләр башлангач, илнең ул чордагы зур бер җитәкчесе, куркынычсызлык Советы секретаре Юрий Скоков бу сүзләрнең никадәр нигезле булуына ачыклык кертте. Аның әйтүенчә, Куркынычсызлык Советы утырышында Татарстанга гаскәр кертү тәкъдимнәре чыннан да була. Юрий Скоков көн тәртибендәге шушы мәсьәләне төшереп калдыруга ирешә. Болар секретарь Скоков авызыннан ишетелгән сүзләр.

  – Менә сезнең Татарстан парламентында эшләгән вакытларыгызны, ялкынлы чыгышларыгызны халык яхшы хәтерли. Ләкин инде 1999 елда Россия Дәүләт Думасына депутат булып сайлангач, Мәскәүгә киткәч, сез ничектер югалдыгыз кебек.

 – Үзем югалмадым, мине югалттылар. Чөнки матбугатка чыгу юлым, вакытым бик кыскарды. Думада күтәргән тәкъдимнәрем мондагы «Звезда Поволжья» газетасында гына бераз дөнья күрде, башка матбугатта чыга алмады. Думада мине ике зур әйбер җәлеп итте. Беренчесе – татар әлифбасы. Татарларның латин алфавитына кайтуны закон белән тыйдылар. 2002 елда Дума депутатлары канун кабул итеп, татар халкының ана теленә, туган теленә хуҗа булу хокукын тартып алдылар. Кабул ителгән канунда: «Бары урыс хәрефләре белән генә язасыз», – диелгән. Димәк, татар халкы үзе теләгәнчә язу хокукын югалтты. Менә шушы канунга каршы бердәнбер көрәшүче мин булдым. Ул минем ел ярымлык көчемне, энергиямне алды. Шушы чакта Разил белән Туфаннан башка Татарстаннан тагын аз гына ярдәм булса, ул канунны төшереп калдыра идек. Әле монысы иң куркынычы түгел. Бу канун нигезе, кабул ителгәнче, Дәүләт Думасының өч комитеты тикшерүендә булды. Чыгарган нәтиҗәләре мондый: «Татарстанның алфавит алыштыруы Русиянең иминлегенә, исәнлегенә куркыныч тудыра». Безгә шундый гаеп ташланды. 1944 еллар булса, бу халыкны сөргенгә сөрү өчен җитәрлек гаеп булыр иде. Менә шунда нык бәргәләндем. Икенче бәргәләнүләрем 2002 елда халык санын алу кампаниясе белән бәйле. Анда татар халкын кырык милләткә бүлү максаты куелган иде. Кырык төркемгә түгел, милләткә. Бу ни өчен кирәк булды? Рәсми сүзләр түгел, болай ишетүемчә, дуамал депутатлар тарафыннан бер канун проекты әзерләнеп килә иде. Әгәр милли республикаларда милләткә исем биргән халык саны 50 проценттан ким булса, алар губерна хәленә калачак. Менә Татарстанда татар халкын шулай бүлгәләп һичьюгы 48-49 процент калдырырга кирәк иде. Бүлдермәдем бит. Мин аларның шушы юнәлештәге ялган документларын фаш иттем. Халык санын алуда кулланыла торган, сораулар язылган дәүләт бланкларында «Ваш родной язык» дигән графа бар иде. Хөкүмәт рөхсәтеннән башка, Думага белдермичә, туган тел турындагы сорауны алып ташлап яңа бланклар бастыралар. Бөтен ил өчен. Мин шуны фаш иттем. Путин гаиләсе өчен генә бер данә «законный» бюллетень ясала. Бар Россия «туган телсез» генә җанисәптә катнаша. Кырык милләткә бүленгән татар туган теле итеп барыбер татар телен күрсәтә. Туган тел татар теле булгач, милләтне кырыкка бүлеп булмый. Ә бит акча баса торган монетный двор бу ялган бюллетеньнәрне бернинди гаризасыз, үтенечсез бастырган. Мин моны Дәүләт Думасында фаш иткәннән соң, генераль прокуратурага да мөрәҗәгать иттем.

  – Фәндәс әфәнде, менә үзегез дә билгеләп киттегез, Татарстанның киләчәк яшәешен билгеләгән сәяси-иҗтимагый чаралар уздырганнан, кануннар кабул ителгәннән соң егерме биш еллап вакыт узды. Татарстан нинди юлда дип саныйсыз?

  – Алга китеш тә бар. Артка китү зуррак. Башта уңаена, Татарстанның данын күтәрә торганына тукталыйк. Республиканы гөрләтә, шаулата, мактата һәм данлый торган нәрсә бар, барысы да шул туксанынчы еллар җимеше. Безнең уникенче чакырылыш депутатлары салып калдырган сәяси нигезнең беркадәр дәвамы да, бераз шуның шаукымы да. Ул елларда мондый эшләр эшләнмәсә, Татарстанны беркем белмичә дә кала иде. Алда әйтеп киткән эшләрне башкару – болары иң зур уңыш. Ә менә минем җанны әрнеткән иң авыр мәсьәлә – татар халкының мәдәниятенә, мәгарифенә, белеменә һәм аңына әллә ни зур игътибар бирелмәде. Иң аянычы – Югары Советта минем тәкъдим белән үткән карар, 1995 елда Татар милли университетын ачу турындагы карар әле юкка чыгарылмаган. Ләкин тормышка да ашырылмыйча калды. Аны үзебез үк бетердек. 1994 елның 20 июлендә кабул ителгән бу карар әле дә үз көчендә кала. Әмма аны үзебезнең булдыксызлык белән башкарырга теләмәдек. Бу иң зур югалту. Милли университет ул бер татар мәгарифе өчен тартып баручы көч була, татар телен фән теле итә иде. Терминология киңәеп, дәүләт белән идарә итү теле, кануннар булдыру дәрәҗәсенә күтәрә иде. Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң җитмешләп ил бәйсезлек алды. Иң беренче гамәлләре итеп университет ачтылар. Катар дәүләтен алыйк. 1961 елда бәйсезлек алганда аның халкы Чаллыдагы халык саныннан кимрәк, бер мәктәпләре дә юк иде. Хәзер белем дәрәҗәсе буенча Катар иң алдынгы илләрнең берсе. Мең кешегә югары белем бирү буенча беренче урыннарда тора. Алар бәйсезлек игълан иткәч, иң беренче булып университет ачу турында документ кабул итәләр. Шушы уку йортын ачкач, кырык-илле ел эчендә нык алга китәләр. Менә нәрсә ул университет! Шуның булмавы, радио-телевидениенең булмавы нык борчый. Чынлап эшләрлек мәгариф системасын да оештыра алмадык. Университетыбыз булса, бернинди 309 нчы кануннар татар мәктәпләрен яптыра алмас иде. Университетны булдырырга теләмәү үзебезнең гаеп.

Депутатлар

 Республикабызның суверенитеты турында Декларация кабул иткән Татарстан халык депутатлары. 1990 ел


Комментарий язарга