Логотип «Мәйдан» журналы

Казанда Халыкара хәйрия көнен беренче тапкыр зурлап бәйрәм итәләр

5-10 сентябрь көннәрендә Казанда “Игелек атнасы” узачак. Ул яңартылган паркларда гомумшәһәр игелек ярминкәсе белән тәмамланачак. Казанда Халыкара хәйрия көнен мондый масштабларда беренче тапкыр бәйрәм...


5-10 сентябрь көннәрендә Казанда “Игелек атнасы” узачак. Ул яңартылган паркларда гомумшәһәр игелек ярминкәсе белән тәмамланачак. Казанда Халыкара хәйрия көнен мондый масштабларда беренче тапкыр бәйрәм итәргә җыеналар.



afdb643f27586cd2d1f3cc7b7eb78fa9_L фото: kzn.ru
Беренче көнне бу темага мәктәпләрдә ачык дәресләр, ә урта һәм югары уку йортларында түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк. Һәр хәйрия оешмасы үзе һәм проектлары турында җәмәгатьчелеккә сөйләячәк. Теләгән һәркем төгәл адресатлар буенча ярдәмгә килә ала.
Хәйрия оешмалары бу эшкә бизнес вәкилләрен дә җәлеп итәргә уйлый. Халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләгән кафе, ресторан, кибет, чәчтарашханәләр махсус бәя буенча хәйрия тәкъдимнәре булдыра ала, дип саный алар. Мисал өчен, үз клиентларына бер чынаяк игелек кофесы яки чәе тәкъдим итеп, аннан кергән акчаларны хәйрия проектларына җибәрергә мөмкин.
Игелек атнасы марафонын 10 сентябрьдә тәмамларга ниятлиләр. Казанның һәр районындагы парк һәм скверларда бу көнне гомумшәһәр ярминкәсе узачак. Ярминкә программасында иҗат коллективлары чыгышы, төрле мастер-класслар, интерактив мәйданчыклар көтелә.
Бу чара уңаеннан, республиканың хәйрия проектлары үз эшен башлап җибәрә. Мисал өчен, “Ак Барс Созидание” фонды 5 сентябрь көнне Идел буе федераль округындагы балалар йортларында тәрбияләнүчеләргә белем бирү проектын ачып җибәрә.
2015 елның хәйрия эшчәнлеге дөнья рейтингы буенча беренче урында Мьянма тора: биредәге халыкның 91 проценты хәйрия эше белән шөгыльләнә. Ә Россия исә 145 илдән 129 урынны били. Чөнки безнең илдә халыкның бары 20 проценты гына хәйриячелеккә битараф түгел.
Тиздән Татарстанда игелек эшләрен башкару өчен уңайлы электрон мәйданчык та булдырылачак. Биредә хәйрия фондлары һәм аларның проектлары турында бөтен мәгълүматны биреп барырга телиләр. Иң уңайлы, ачык һәм гади сервис буларак «Добро.mail.ru» мәйданчыгы сайланган. Август ахырына «Добро.mail.ru» белән хезмәттәшлек итү турындагы документка кул куярга телиләр.
- Без бу платформаны өйрәнергә күп вакыт сарыф иттек. Мәгълүматлар базасының дөреслеге һәм бүгенге көнгә әһәмиятлелегенә бәйле сораулар бик күп иде. Кешеләрнең аферистлар белән очрашмавы, ә турыдан-туры адреслы ярдәм күрсәтүе мөһим, – ди Илсур Метшин.
Хәйрия оешмалары җитәкчеләре тарафыннан “Игелек атнасы”н традицион шәһәр чарасына әверелдерү теләге дә бар. Шуңа да Казандагы хәйрия хәрәкәтенең үз атрибутикасы, стиле булырга тиеш, дип саныйлар. “Татарстанның күп балалы гаиләләре” оешмасы рәисе Артем Кузнецов әйтүенчә, әлеге чараны уздыруда күп балалы гаиләләр дә үз өлешен кертергә җыена.
– Бүген без Казанның төрле рейтингта әйдәп барган урыннарда торганын күрәбез. Ләкин, шәхсән мин, мэр буларак, икътисади күрсәткечләр белән беррәттән, Казан иң игелекле шәһәр булуын да телим, хәйриячелек, меценатчылык, башкаларга ярдәм итәргә әзер булу һәркемнең күңелендә булсын иде, – ди Казан Мэры.

 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар