Логотип «Мәйдан» журналы

Аяк йөзе шешенсә...

Табиблар моның җитди авыру билгесе булуын ачыклаган.Британия экспертлары белдерүенчә, тубык сөяге шешү кешенең кан басымы югары, йөрәк һәм кан тамырлары белән бәйле проблемалары булуын күрсәтә. Аларны...

Табиблар моның җитди авыру билгесе булуын ачыклаган.
Британия экспертлары белдерүенчә, тубык сөяге шешү кешенең кан басымы югары, йөрәк һәм кан тамырлары белән бәйле проблемалары булуын күрсәтә. Аларның сүзләрен РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Табиблар белдерүенчә, югары кан басымы йөрәккә зур йөкләнеш китерә.
"Вакыт узу белән бу өстәмә көч йөрәк мускулларының гипертрофиясенә һәм кан әйләнеше начараюга китерергә мөмкин. Бу исә сыеклыкның тубыкта җыелуына, аяк йөзенең шешенүенә китерә”, — дип аңлаткан Британия медиклары.
Экспертлар, шешкән аяклар кан басымы югары булу турында гына түгел, ә йөрәк җитешсезлеге турында да сөйли, дип кисәтә. Моннан тыш, мондый симптом бавыр яисә бөерләрдәге проблемаларга да ишарәли.

Фото:.gazeta.ru


https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Ayak-y-ze-sheshens-613105/

Комментарийлар