Логотип «Мәйдан» журналы

Авыр сүзләр белән рәнҗетмәгез

Авыр сүзләр белән рәнҗетмәгез,Йөрәкләргә яра салмагыз.Белер-белмәс ялган сүзләр сөйләп,Хакыйкатькә каршы бармагыз. Күңелләрдә ачу-сагыш саклап,Гел кайгырып кына тормагыз.Сабыр төбе – сары алтын,...

Авыр сүзләр белән рәнҗетмәгез,
Йөрәкләргә яра салмагыз.
Белер-белмәс ялган сүзләр сөйләп,
Хакыйкатькә каршы бармагыз.
 
Күңелләрдә ачу-сагыш саклап,
Гел кайгырып кына тормагыз.
Сабыр төбе – сары алтын, диләр,
Хәвеф-хәтәрләргә тармагыз.
 
Авырлыклар көн дә туып тора,
Җиңел булыр диеп көтмәгез.
Бүгенгегез булсын бик бәхетле,
Үткәннәргә кире кайтмагыз.
 
Матур киләчәккә өмет баглап,
Изге гамәл генә кылыгыз.
Жәлләмәгез күңел җылыгызны,
Хәер-фатихада булыгыз.
 

Гөлзада САФИНА


Әтнә иҗат берләшмәсе шагыйрьләре иҗаты


Фото: https://pixabay.com





«Мәйдан» №2, 2022 ел.


Комментарийлар