Логотип «Мәйдан» журналы

Авылыңны чынлап сагынсаң

Ай калыкты. Сары кабак булып,Тау артыннан менде тәгәрәп;Яртысыннан бәлеш салганнармы?Ярым яссы, ярым түгәрәк.Җилсез, тыныч. Аяз күк йөзендәЙолдызкайлар яна җемелдәп.Колагыма аһәң килеп керде,Сискәнүдә...

Ай калыкты. Сары кабак булып,
Тау артыннан менде тәгәрәп;
Яртысыннан бәлеш салганнармы?
Ярым яссы, ярым түгәрәк.
Җилсез, тыныч. Аяз күк йөзендә
Йолдызкайлар яна җемелдәп.
Колагыма аһәң килеп керде,
Сискәнүдән куйдым дерелдәп.
Авылымның чичән бакалары
Көйгә салып җырлый: «Ба-ка-ка»;
Әйтәләр күк: «Кайтмыйм дигән идең,
Түзалмадыңмыни, ха-ха-ха!»
Әйе, кайттым, әйе, түзалмадым!
Чыдап булмый, җиргә табынсаң.
Бака тавышы да якын икән,
Авылыңны чынлап сагынсаң…
 

Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ 


Фото: https://realnoevremya.ru/articles/78986-opisanie-i-istoriya-apastovskogo-rayona-tatarstana



«Мәйдан» №1, 2016 ел.



Комментарийлар