Логотип «Мәйдан» журналы

Авылыма кайтам

Шимбә җитте, көн аяз, уку бетте.Авылымның якларыннанИшетелә кайтаваз. Кайтып киттем,Салмак кына атлап барам. Җил исә, мин атлыймын, кычкыраларАгачтагы каргалар ки,Урамдагы балалар, алар берләнИше...

Шимбә җитте, көн аяз, уку бетте.
Авылымның якларыннан
Ишетелә кайтаваз. Кайтып киттем,
Салмак кына атлап барам.
 
Җил исә, мин атлыймын, кычкыралар
Агачтагы каргалар ки,
Урамдагы балалар, алар берлән
Ишетелмәс явыз черки.
 
Мин өйдә, артка чөеп яулыкларын
Әнкәй нидер әзерлидер.
Абыйлар сарай түрендә бергә,
Куллары эшләү хәлендә .
 
Ындыр арты безнең бакча кебек
Тугел инде, булыр бәлки
Өчтән бере. Менеп киттем басуга.
Мин зыяратта. «Сәлам, Әти!»
 

Ралиф ГЫЙЗДАТУЛЛИН


Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/Изображение от wirestock


«Мәйдан» № 1, 2023 ел

Комментарийлар