Логотип «Мәйдан» журналы

Авыл

Китәбез хыялны салыпЕлларның агышына.Кала авыл, моңсуланыпӘремле язмышына. Күңелләрне бушатыргаКайтмасак табып җаен,Төшләргә кереп чакыраЗәңгәр күл, чишмә, каен. Көтеп тора бит балачакӨянкед...

Китәбез хыялны салып
Елларның агышына.
Кала авыл, моңсуланып
Әремле язмышына.
 
Күңелләрне бушатырга
Кайтмасак табып җаен,
Төшләргә кереп чакыра
Зәңгәр күл, чишмә, каен.
 
Көтеп тора бит балачак
Өянкедә атынып,
Адашып йөридер яшьлек
Хисләреннән тартынып.
 
Ромашкалар чукларында
Әйтелми калган серләр
Бергә үткән сукмакларда
Өзгәләнеп үксерләр.
 
Хәтердә әле, хәтердә
Сандугачлы таллары,
Көмеш чыкта битен юып
Аткан җәйге таңнары.
 
Бәкилде күл, сердәш чишмә
Сагындыра кай ара:
Кәккүк моңы сеңгән хәтер
Шуңа дәшеп  кайтара.
 

Рәмзия ӘХМӘТОВА


Фото: Николай Туганов

Комментарийлар