Логотип «Мәйдан» журналы

Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Татарстанда ике айлык азык-төлек запасы булдырылды

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанда азык-төлек запасы булдырылды, ул кимендә ике айга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми...



Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы йөкләмәсе нигезендә, Татарстанда азык-төлек запасы булдырылды, ул кимендә ике айга җитәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.



219


Республикада булдырылган продукция запасы «сатып алучылар ихтыяҗлары нигезендә даими тулылана», - диделәр ведомствода.

 «Хәзерге вакытта без республика халкын үзебезнең җитештерү хисабына төп азык-төлек төрләре белән тулысынча тәэмин итәбез», - дип искәртте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.




Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы төбәк халкын азык-төлек товарларын күпләп сатып алып, ажиотажга бирешмәскә, ә продукцияне сатучыларга бәяләрне арттырмаска чакырды.




Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча оператив штаб төзелде. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе керә.




РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә яңа типтагы Covid-19 коронавирусына бәйле хәвеф аркасында азык-төлекне күпләп сатып алмаска тәкъдим итте.


 
Фото: agro.tatarstan.ru

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар