Логотип «Мәйдан» журналы

Авыл моңы

Авыл моңы – ул син!Чагыла моң синең күзләрдә,Ай кызының  алтын көянтәсенҖырга салып, чәчең үргәндә.Авыл моңы! Ул моң эзли сине,Күкне биләп болыт акканда...Язгы көндә ап- ак таҗлар сибеп,Умырзая чәчәк...

Авыл моңы – ул син!
Чагыла моң синең күзләрдә,
Ай кызының  алтын көянтәсен
Җырга салып, чәчең үргәндә.
Авыл моңы! Ул моң эзли сине,
Күкне биләп болыт акканда...
Язгы көндә ап- ак таҗлар сибеп,
Умырзая чәчәк атканда.
 
Авыл моңы! Ул моң – кичке тынлык.
Бишек җыры, сабый тавышы.
Җәйге тургай, көзге алтынсулык,
Кыр казларын озатып калышы...
Авыл моңы ул син…
 
 

Таhир Исмәгыйлев

Комментарийлар