Каз бәбкәсе, нәни чебиләрне
Сөеп үскән авыл кызы без.
Бәбкәләр янында калды күңел,
Калага күчсәк тә үзебез.

Болындагы ап-ак ромашкалар,
Энҗе чәчәк — күңел көзгебез.
Көтмәдек без ярдәм беркемнән дә,
Гөрләп чәчәк аттык үзебез.

Авыл кызы — яран гөлләре без,
Өен нурга, ямьгә күмүче.
Каршы алып тәмле сыйлар белән,
Сөйгәненә илһам бирүче.

Авыл кызы — тугры аккошлар без,
Бары берне, берне белүче,
Саклап яшәү өчен үз оясын,
Корбан итеп, җанын бирүче.

Авыл кызы — «Сабыр» безнең исем,
Олы Китап хөрмәт итүче,
Күрер өчен бәгырь җимешләрен,
Ташлар эрегәнен көтүче.

Милли рухтан өреп яралтылган
Безнең җаннар — бәллүр пыяла.
Онытмагыз! Дорфа кагылганда,
Челпәрәмә килеп уала.

Ватыклардан җыеп булмый аны,
Сак булыгыз! Саксыз тимәгез!
Рәнҗетеп безнең саф җанны,
Гөнаһыга бата күрмәгез!

Гөлия Фәизова

 

 

Фото: https://pixabay.com


Комментарий язарга