Логотип «Мәйдан» журналы

Авыл күчтәнәче

Һәр ел саен олы абыемнанКүчтәнәчләр алам ерактан.Өрек җимешләре җибәрә ул –Малай чактан үлеп яраткан.Мин дә салам авыл күчтәнәче –Бәләк-бәләк кызыл бәрәңге,Үзе сорый. Ниләр сагындырмасЧүлдә яшәп яткан...

Һәр ел саен олы абыемнан
Күчтәнәчләр алам ерактан.
Өрек җимешләре җибәрә ул –
Малай чактан үлеп яраткан.
Мин дә салам авыл күчтәнәче –
Бәләк-бәләк кызыл бәрәңге,
Үзе сорый. Ниләр сагындырмас
Чүлдә яшәп яткан адәмне…
Хаты килде: «Юып торма, – дигән, –
Балчыклырак булсын, шикләнмә,
Әрчегәндә суын саркытам да
Балчыкларын җыям тәпәнгә.
Гөл утыртам савыт тулу белән,
Әллә монда күңеле ятмады –
Сездән алып килгән песи гөле
Бөреләнде, чәчәк атмады».
Тартма тутырып туфрак салдым әле.
Иңгә салып кайтсын ирләрчә!
…Бернәрсә дә юньләп үсми, ахры,
Туган туфрак кодрәт бирмәсә.
 

Илдус ГЫЙЛӘҖЕВ


 Фото: ru.freepik.comimg_20220917_124023


tuganov009

Комментарийлар