Логотип «Мәйдан» журналы

Август җыры

 Күрәсеңме, август китеп бара,Сары яфрак элеп таңына.Ә мин менә сиңа кайтып барам,Атап кайтам синең яныңа. Атап кайтам, ат апкайта мине,Юртып бара яшел үләннән.Инде күптән  имән егетләреКаен...

 
Күрәсеңме, август китеп бара,
Сары яфрак элеп таңына.
Ә мин менә сиңа кайтып барам,
Атап кайтам синең яныңа.
 
Атап кайтам, ат апкайта мине,
Юртып бара яшел үләннән.
Инде күптән  имән егетләре
Каен кызларына өйләнгән.
 
Инде күптән сандугачлар тынган,
Артта калган инде майлар да.
Сагыш җиле җанны  тырнап ала
Көзләр түргә узар айларда.
 
Үкенү дә, үтенү дә юктыр,
Үткән көннәр, әйдә, үтсеннәр.
Кем булсаң да, кайда йөресәң дә,
Кайтуыңны синең көтсеннәр!
 
Арып-талып юллар гизгән чакта,
Кояштан да иртә торганда,
Мин бәхетле, диеп әйтер өчен
Синең барлык кирәк дөньяда!
 
Әйдә, малкай, кояш чыгар якка,
Тояк асларыңда чык кына.
Юк, без әле соңармадык бугай,
Алларына басар чак кына.
 
Сизәсеңме, август китеп бара,
Сары яфрак элеп таңына.
Ат апкайта мине, атап кайтам,
Китмәскә дип – синең яныңа...
 

Таһир ШӘМСУАРОВ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар