Логотип «Мәйдан» журналы

Август аенда бакча эшләре

Бакча җиләген җыеп алуга туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Өч-дүрт еллык җиләкләр талпан белән зарарланган булса, уңышны җыеп алуга ук яфракларны чабалар һәм юк итәләр, җирне тулы мин...

Бакча җиләген җыеп алуга туфракка ашлама кертәләр һәм аны көпшәкләндерәләр. Өч-дүрт еллык җиләкләр талпан белән зарарланган булса, уңышны җыеп алуга ук яфракларны чабалар һәм юк итәләр, җирне тулы минераль ашлама белән тукландыралар, үрентеләрне аерып утырту өчен иң кулай вакыт. Төрле авырулар булмасын өчен 1 процентлы бордос эремәсе сиптерү дә зыян итмәс.1308-678x381

Август аенда башкарыласы эшләр



  • Кара карлыган, крыжовникның уңышын җыюга куакларга мул итеп су сибәргә һәм кипшенгәч йомшартырга кирәк.

  • Кура җиләгенең яшь куакларын (5—6 үсенте) каддырып, җимеш биргәннәрен төптән үк, җир ягалый кисеп, су сибәләр.

  • Слива, груша һәм алманың коелганнарын җыеп (бу очракта зарарлы, авыру җимешләр турында сүз бара) эшкәртергә яки җирг ә күмәргә, компост ясарга керешергә кирәк. Алмагач һәм башка агачлар тирәсен тагын бер йомшартып чыгу яхшы булыр.

  • Уңышны җыеп алганнан соң агач кәүсәсендә барлыкка килгән бушлыкны юк итүгә һәм яраларны дәваларга керешәләр.

  • Чия агачларында була торган коккомикоз авыруына каршы бордос (3 процентлысы — 300 грамм бакыр купоросы һәм 400 грамм известьне 10 литр суга салып), 30 процентлы карбофос кушылган эремәне сиптерәләр. Кара карлыганны һәм крыжовникны антракноз (бигрәк тә дымлы участокларда килеп чыккан гөмбә авыруы — яфракларда таплар барлыкка килә, кызара һәм кибеп иртә коелырга да мөмкин) авыруына, ончыл чыкка каршы югарыда әйтеп үтелгән эремәгә тәмәке һәм сабын (чагыштырмача 300—400 г тәмәке, 40 г сабын) кушып сиптерәләр. Эремә кимендә бер тәүлек торырга, сөзелергә тиеш.

  •  Яшелчәләрне үстерү дәвам итә. Фитофтороз авыруы билгеләре күренүгә бәрәңгегә бордос эремәсе сиптерәләр. Помидорның, брюссель кәбестәсенең башларын чеметергә кирәк.

  • Кыяр түтәлендәге саргайган (аеруча парниктагыларын) яфракларны җыеп компостка кушарга.

  • Укроп, редис һәм салат чәчәргә мөмкин.

  • Өлгерүенә карап, башлы, орлыклык суганны, сарымсакны казып алырга һәм киптерергә куярга.

  • Яшелчә саклагычларына формалин белән дезинфекция ясыйлар һәм ягып корыталар.

  • Иртә өлгерешле кишер һәм чөгендерне дә җыеп алырга мөмкин. Кыш куллану өчен үлән-укроп, кишер яфрагы, мелисса, бөтнек киптерәләр, яшелчәләрдән кышка төрле ризык әзерлиләр.


 
Фото: Игелек.ру

Чыганак: https://igelek.ru/avgust-aenda-bakcha-jeshlere/

Комментарийлар