Логотип «Мәйдан» журналы

Атна азагында Россиядә көннәр җылы булыр дип фаразлыйлар

Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә атна ахырында көннәр җылы булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Фобос» үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.Чыганаклар хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә температура...

Россиянең Европа өлешендәге үзәк төбәкләрдә атна ахырында көннәр җылы булачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Фобос» үзәгенә сылтама белән хәбәр итә.7103
Чыганаклар хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә температура нормадан 5-7 градуска югарырак булачак.
«Үзәк федераль округның күпчелек төбәкләрендә җомга көнне һава температурасының 9-12, кара туфраклы өлкәләрдә һәм Урта Идел буенда 13-16 градуска кадәр күтәрелүе көтелә», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Температура шулай ук көнчыгыш төбәкләрдә дә күтәреләчәк. Әйтик, ял көннәрендә Башкортстанда һәм Оренбург өлкәсендә 13 градуска кадәр җылытачак.
Мондый һава торышы озак дәвам итмәячәк, шулай ук бераз явым-төшем дә көтелә.
 
Фото: Владимир Васильев

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/20-10-2020/atna-azagynda-rossiyad-k-nn-r-yly-bulyr-dip-farazlyylar-5779908

Комментарийлар