Логотип «Мәйдан» журналы

Атларга гашыйк исәр («Күңел бушанулары» циклыннан)

Без үскәндә, атлар утлап йөрүен күзәтмәгән авыл баласы бик сирәк булгандыр.

Бик күпләр, шул атларга атланып, бөтен тирә-юньне әйләнеп узу турында хыялланды. Ә мин исә сабый чагымнан ук атлар белән дус була алдым. Әтинең аты бар иде. Ул аны, эше беткәч, ишегалдында тугара да, Кече елгага алып чыгып, бераз ашатып, елгада су эчереп кайтырга миңа куша. Мин рәхәтләнеп иркенлектә ат менеп уйныйм. Баштарак егылып төшкән чаклар да булды, әлбәттә. Тора-бара мин чын «кавалеристка»га әйләндем бугай. Минем белән берничә малай да Кече елгада ат саклый иде. Мишә буендагы болынлыкта да атта җилдергән чаклар еш булды.
Ә безнең авыл юл өстендә генә урнашкан. Шәһәрдән кайтучы юлаучыларны авылларына кадәр озатып куярга атын әтием миңа гына ышанып бирә иде. Ә кире авылга кайтканда, бөтен дөньяга мин хуҗа! Арбага аягүрә басам да, дилбегәне болгый-болгый, җыр сузам. И-и-и, хыялый чаклар!.. Бер елны күрше авыл Сабантуенда ат чабышында да катнашырга туры килде әле. Үзем ише малайлар арасында мин бердәнбер кыз бала. Баштарак чабышка кертмәскә дә уйлаганнар иде, үземне күреп-белүче абыйлар ярдәмгә килде. Шунда әтием аты белән беренчелекне алуым әле дә хәтеремдә. Тәүге тапкыр бүләккә чигүле сөлге дә эләкте әле!.. Сорамыйча гына атын алып киткән өчен, өйгә кайткач, шәп кенә әтием шелтәләде үземне. Шулай да әтием күңеле белән минем өчен горур иде. Соңрак атлар минем әдәби әсәрләремдә һәм рәсем сәнгате аша картиналарымда яңарды. Атларга гомерем буе гашыйкмын. Татар халкы гомер-гомергә ат яраткан, аны якын дусты, юлдашы итеп күргән. Ат – аның тормышы, яшәеше, хыялы, борчу-сагышы, киләчәккә өмет уты… Авыр елларда да иң олы йөкне атлар тарткан, яуга да беренчеләрдән булып кергән тугры җаннар. Ләкин беркайчан да дустына хыянәт итмәгән алар.
Атлар еш кына төшләремә кереп тә мине хыял илендә йөгертәләр. Мишә буендагы болында җилдән җитез җилдерүләр, тәүге тапкыр абыйлар белән ат иярләүләр, чабышкыларның тояк тавышлары күңелдән китеп тә тормый бугай. Бүген дә үземнең сабый чагыма гомер сукмаклары буйлап атлар кешнәгән кайтавазлар тәэсирендә кайтып килеш.
 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

 

Фото: Николай Туганов

 

Комментарийлар