Логотип «Мәйдан» журналы

Атлар да елый (укучыларыбыз иҗаты)

Сабантуйның иң кызган мәле җитте. Инде көчле беләкле баһадирдай ир-егетләрнең көрәшкәнен карадылар, бала-чага, хатын-кыз уеннарда мәш килде, чүлмәкләр ватылды, туры һәм кыек баганага менүчеләр дә табы...

Сабантуйның иң кызган мәле җитте. Инде көчле беләкле баһадирдай ир-егетләрнең көрәшкәнен карадылар, бала-чага, хатын-кыз уеннарда мәш килде, чүлмәкләр ватылды, туры һәм кыек баганага менүчеләр дә табылды, бәйрәм дәвам итте.
06153daa
Ә менә ат чабышы әле яңа гына башлана иде. Бер өер халык Сабантуй яланыннан читтәрәк бер урынга шул ярышны карарга китте. Ялан яртылаш бушап калгандай булды.
– Атлар килә! Атлар!
Ерактан килгән атлар күренде. Башкаларны артта калдырып, иң беренче барган ак атның җайдагы күренми дә диярлек. Ул малкайның ялына ныгытып тотынган. Кинәт айгыр сөрлегеп читкә тайпылды, тәгәрәп китте. Малай атылып килеп төште, тик шунда ук торып утырды.
Кара тузаннар күтәреп, атлар ярыш сызыгын үтте. Ак бәкәлле, елкылдап торган кара айгырның муенына озын, чигүле сөлгене элеп тә куйдылар. Икенче булып килгән токымлы җирән бия дә матур яулыклы булды. Бер-бер артлы килгән һәр атка нәрсә булса да өләштеләр. Чабыш атлары, башларын горур күтәреп, бии-бии Сабантуй түгәрәген әйләнеп чыкты, аларның хуҗаларына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Кемдер җиңүчеләрне алкышлап каршы алды, кемдер инде бәйрәм итәргә таралыша башлады.
Тик иң соңыннан килгән яшь айгырны гына күрүче булмады. Йомран тишегенә эләгеп, ул бәкәлен авырттырган иде. Ап-ак аткайның сырты буйлап тир эзләре сузылган. Аның яныннан үсмер малай атлый. Тузаннан йөзе кап-кара булган, өс киемнәре дә балчыкка буялып беткән. Кул аркасы белән әллә тир, әллә яшь тамчыларын сөртеп-сөртеп ала. Тешен кысып, тамагына килгән төерне йотарга тырыша. Күз карашында иң соңгы булып килгәнгә әрнү, үкенү дә, атны – үзенең дустын – кызгану да бар. Их, Бастун, башкача чабышта катнаша алмаячак бит! Ә атның күзеннән мөлдерәп яшь ага иде…
Шулвакыт гөж килгән Сабантуй мәйданы кинәт тынып калгандай булды.
– И малкай! Була, була, төрле хәлләр була! Түзәргә кирәк, түзәргә!
Ат янына, әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булу сәбәпле, ятимлектә үскән, хәзер инде биш баласын тәрбияләп үстереп, башлы-күзле иткән Гыйльмегаян бабай килеп басты.
– Күрмәгәннәр бит үзеңне, күрмәгәннәр. Шулай итәләрмени? Елый бит ул аткайлар, елый. Соңгы килгән атка да бирергә иде бит, сөлге бәйләргә иде муенына. Һай, малкай! Ачлы-туклы чакта да мондый хәл булмады. Ай-һай! – Ул, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, өстендәге күлмәген салды. Бабайның ятимлектә кичергән михнәт-газаплары, әтилеләрдән көнләшеп, буылып елаган чаклары исенә төште.
Айгыр, әйтерсең лә, аңлады. Ул, юаш кына муенын сузып, күлмәкне бәйләтте һәм тын калган халык арасыннан, аксамаска тырышып, атлый бирде...
Алсу БАСЫЙРОВА,
Башкортостан, Илеш районы.

Комментарийлар