Логотип «Мәйдан» журналы

Ашыгыч ярдәм чакырту түләүле булырга мөмкин

Финанс министрлыгы бушлай медицина ярдәме күрсәтүне бары тик кайбер кешеләр һәм авырулар өчен генә саклап калырга тәкъдим итә.Эшләүче өлкән яшьтәге кешеләр ашыгыч ярдәм машинасын елына дүрт тапкыр гын...


Финанс министрлыгы бушлай медицина ярдәме күрсәтүне бары тик кайбер кешеләр һәм авырулар өчен генә саклап калырга тәкъдим итә.



375_yuriy_scherbuk_otsenil_perspektivy_po_vozveden
Эшләүче өлкән яшьтәге кешеләр ашыгыч ярдәм машинасын елына дүрт тапкыр гына бушлай чакырта алалар. Калган вакытта – түләүле. Ә терапевтка елына 8 тапкыр гына бушлай күренә алалар.
Югары квалификацияле табибларга күренү һәм ял көннәрендә пациентларга хезмәт күрсәтү түләүле булачак.
Шулай ук стационар дәвалану елына ике тапкырдан артып киткәндә дә гражданнардан түләү алыначак.
Финанс министрлыгы боларны финансларны экономияләү максатында тәкъдим итә.
Тик шунысы да бар, күп кенә депутатлар һәм сәясәтчеләр моны гражданнарның РФ Конституциясендә күздә тотылган бушлай сәламәтлек саклау хокукына каршы килә дип саный.

Комментарийлар