Логотип «Мәйдан» журналы

Аш бүлмәсендә кулың пешсә...

Җәрәхәтне тиз генә төзәтүнең берничә ысулы бар.Кайчагында ашыгып аш-су әзерләгәндә, мәсәлән, бәрәңге әрчегәндә, үткер пычак белән кулны кискәнне сизми дә каласың. Әгәр шундый хәл була калса, иң элек к...

Җәрәхәтне тиз генә төзәтүнең берничә ысулы бар.


Кайчагында ашыгып аш-су әзерләгәндә, мәсәлән, бәрәңге әрчегәндә, үткер пычак белән кулны кискәнне сизми дә каласың. Әгәр шундый хәл була калса, иң элек кулны агып торган суда чиста итеп юарга кирәк. Яра тирән булып, кан туктамый икән, ул чагында бәйләргә киңәш ителә. Кан туктаса, киселгән урынны йогышсызландыра торган эремә белән эшкәртеп, яраны төзәтә һәм микробларга каршы көрәшә торган антибактериаль крем сөртеп куярга кирәк. Канны туктата алмаган очракта яисә киселгән урында сызлап авырту барлыкка килсә, температура күтәрелсә, кичекмәстән табибка күренергә тырышыгыз.
Ялгыш савыт-саба төшереп ватып, аның кисәкләрен җыйганда кулыгызга пыяла ватыгы кадала икән, ярада кыйпылчык калмавын яхшылап тикшерегез. Яраны тазарткач кына, агып торган чиста су астында юарга һәм бәйләп куярга кирәк.


Аш-су бүлмәсендә хуҗабикәләр тагын бер күңелсез хәлгә тарырга: кулны яки бармакны пешерергә мөмкин. Әгәр мондый хәл килеп чыга икән, югалып калмаска кирәк. Сүз, әлбәттә, җиңелчә пешү очрагы турында бара. Беренчедән, сезнең өйдә һәрвакыт киселгән, пешкән очракта сөртер өчен махсус крем яки аэрозоль булырга тиеш. Хәзер алар һәр аптекада сатыла. Әгәр юк икән, ул чакта пешкән урынны тиз генә салкын суга тыгып торыгыз. Суыткычта салкын катык яисә кефир булса, авыртуны басар өчен шулай ук кулланырга мөмкин. Аннан кул астында нинди май (акмай, үсемлек мае) бар, шуны пешкән урынга сөртеп куегыз. Бу очракта иң яхшысы — сырганак һәм балык мае. Алар пешкән урынны тиз төзәтә.


Җиңелчә пешкән очракта кайбер хуҗабикәләр кызарган урынны башта салкын су астында тотып, аннары теш пастасы сөртеп куялар. Теш пастасы составында прополис булса, бигрәк тә ярдәме тиз сизелер. Әлбәттә, яра җитди икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Фото: vk.com


https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/Ash-b-lm-send-kuli-peshs-739238/

Комментарийлар