Логотип «Мәйдан» журналы

Артист сөйләкләре

Инде егерме елдан артык сәхнәдә эшлим. Эстрада, театр, шоу-бизнес, телевидение әһелләре арасында кайнап яшәлә, шөкер. Иҗат тормышында әллә нинди кызыклы хәлләргә, көтелмәгән вакыйгаларга тап буласың....

Инде егерме елдан артык сәхнәдә эшлим. Эстрада, театр, шоу-бизнес, телевидение әһелләре арасында кайнап яшәлә, шөкер. Иҗат тормышында әллә нинди кызыклы хәлләргә, көтелмәгән вакыйгаларга тап буласың. Артист халкы гел шаяра-көлә, бер-берсен ирештереп, төрттереп тә шуклана бит әле ул. Озын сәфәрләрдә, концерт барганда сәхнә артында шундый сөйләкләр куертыла торган гадәт бар. Кайберләре турыдан-туры тормыш барышында да ярала. Онытылмасын өчен язып кына куярга кирәк. Мин аларны шуңа да каләм очына алам. Бу мәзәкләр артист халкының зирәклеген күрсәтүдән тыш, аларның шәхес сыйфатларын гәүдәләндерә торган истәлек тә бит әле. Шул яктан да кадерле. Соңгы елларда теркәлгән берничә мәзәкне укучыларга тәкъдим итәр идем.


Фәйзи бабаң театры


Элекке елларда гастрольләр өчәр айга сузыла торган була. Артистлар бер-берсеннән ялыгып, алҗып бетә, гаиләсен сагына. Татарның беренче нәфис сүз остасы Фәйзи ага Йосыпов озын-озак сәфәрләрне «җанландырыр» өченме, кызык ясапмы бригададагы артистлар арасына үзе үк чөй кагып, аларны әрләштереп йөри икән. Эш болай була. Район үзәкләренең берсендә ул кунакханәдә Сара Садыйкова янына килә дә, куе-матур тавышы белән:
– Саруш, синең турыда Зифа нәрсә ди бит? Сара хәзер көйләрне элеккегечә матур язмый инде, кайнарлыгы суынды, бетте, ди. Шулай дип тора, малай!
Сара ханым, табигый ки, ачуланып, борчылып кала. Фәйзи ага исә, бүлмәсенә барып, Зифа Басыйрованы эзләп таба:
– Карале, Зифакаем! Сара нәрсә ди бит? Бу Зифа көйләремне бозып җырлый. Әй, җырчы түгел инде, ди. Менә!
Кайнар темпераментлы Зифа ханымның да бу сүзләрдән саруы кайный башлый. Ике хатын бер-берсен табып әрләшә кала, Фәйзи ага кармакларын ала да, мыек астыннан гына елмаеп дигәндәй, су буена балыкка китеп бара. Ул әйләнеп кайтканчы, зыялы ике ханым әйтәсен әйтеп, эшнең хикмәтенә төшенеп, аңлашып, инде суынып, дуслашып та өлгергәннәр һәм бик яман теш кайрап «болгатучы»ны көтәләр. Ишектән күренүгә үк Фәйзинең өстенә ябырылалар. Фәйзи бабаң да эшнең шулайрак бетәсен чамалаган күрәсең, йөрәген тотып идәнгә утыра. Бик оста актер бит инде ул. «Уф, әллә нәрсә булды, күз алларым караңгыланды, үләм ахры!» – дия-дия валидол төймәсен кулында әвәли дә тегеләр күрмәгәндә генә колак яныннан артка чөеп җибәрә. Янәсе авызына капты! Ханымнар тынычланырга мәҗбүр була. Фәйзи ага исә судан коры чыга. Башка чакта андый хәл булса, артистлар башта «Фәйзи сөйләдеме моны?» – дип сорый торган булып китәләр.


«Хуҗа» бар, урам себерүче юк!»


1963 ел. Талантлы актер, СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов вафат булгач, Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ендә төп геройны уйнарга кеше калмый. Аның кебек берәү дә Хуҗаны башкара алмас дип уйлаганнар. Ләкин спектакль яшәргә, тамаша уйналырга, актерлар үз эшен эшләргә тиеш бит инде. Шуннан әлеге ролгә берьюлы өч актер репетиция ясый башлый: Фоат Халитов, Габдулла Шамуков, Ибраһим Гафуров. Бик кызу эш бара, бөтен иҗат коллективы борчыла, яңа спектакльне «кем тартыр» дип баш ваталар. Бик үткен телле вахтер Якуп исемле абый репетицияләр барышын карап утыргалый икән. Берсендә ул үзалдына сөйләнгән сымак болай дип куя:
– Әйе-е-е-е, кирәк бит, ә! Әбҗәлилов үлгән иде, Хуҗаны уйнарга өч актер булды. Дворник Хисмәтуллин увольняться иткән иде, аның урынына ике ай кеше таба алмыйлар...


Мин берәү генә


ХХ гасырның 60-70 елларында Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында кунакханә эшләп килгән. Гадәттә юлаучыларны район үзәгендә генә урнаштыралар бит. Зур авыл булгач, болар үзләренекен эшләткәннәр күрәсең. Гастролер артистлар да шушында – Чынлы кунакханәсендә тукталган. Көндез буш ара булдымы, сәхнә кешесе бит инде репертуарын барлый, кичке чыгышка әзерләнә. Усман Әлмиев бүлмәсендә рәхәтләнеп тавыш җылыта ди:
– Оһо-һо-һо-о-о-о-о. Шул мизгелдә ишектән бер түрә килеп кергән дә:
– Сез монда нишлисез? – дип җырчыдан сораган. Тегесе җавапка:
– Оһо-һо-һо-һо-о-о-о-о-о... – дип, җырлавын дәвам иттергән.
– Абый, сез кайдан килдегез?
– Зи-зо-зи-зо-зи-зо-зи-зо-о-о-о...
– Абый кеше, туктыйсызмы сез, юкмы?
– Кре де реми, кре де реми-а-а-а-а...
– Юк, мин сезне хәзер моннан куып чыгарам! Түрәне шулай байтак интектергәч, Усман ага, ниһаять, телгә килә:
– Кем соң син?
– Мин – бу районның хуҗасы, беренче секретарь!
– Сез Татарстанда кырыклап секретарь, ә мин – Усман Әлмиев – бер генә!


«Алай гына бар»


Атаклы җырчы Габдулла Рәхимкулов берара баянчы Шәһадәт Нуриев белән эшләп ала. Фатирга да бергә төшәләр. Бер авылда хуҗабикә яхшы итеп чикмәнле бәрәңге пешерә, артистларны сыйлаган арада үзенә кызык тоелган нәрсәләрне сораштыра да икән. «Усман Әлмиевкә ничә яшь инде хәзер? Телевизордан караганда бер дә олыгаймый кебек тоела!» – дип сорап куя ул. Габдулла абый, авызында кайнар бәрәңгене әвәли-әвәли җавап бирергә керешә:
– Мин филармониягә фәләненче елны эшкә килдем, Усман ул вакытта опера театрында илле еллап эшләп чыккан иде инде. Тәк! Аннары ул унбиш ел тирәсе филармониядә җырлап алды ахры. Тагын бер унбиш ел чамасы профсоюзда, тегендә-монда йөреде бугай. Соңгы биш елын ветераннар Советы җитәкли бит инде...
– Карале, Габдулла абый, соң монда йөз елдан ук артып китте түгелме соң инде?.. – ди Шәһадәт аптырап.
– Ә Усманга алай гына бар инде! – ди Габдулла ага бәрәңгесенә өреп.


Тукайны уйнаган «мәет»


Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали Биектау районы Олы Кавал авылында драматург Аманулла сценарие буенча «Кешечә яшик» дигән телевизион нәфис фильм төшерә. Камал театры актеры Илдус Әхмәтҗанның герое вафат булган эпизодны төшерәләр. (Дөресрәге, сценарий буенча ул үлгән булып кылана). Аны ничек кирәк шулай сузып, дөресләп салалар да камераларны, утны куя башлыйлар. Инде озак кына көйләгәч, иҗат төркеме төшерә башлый. Ләкин кичә төнлә каяндыр концерттан кайткан актер, көтә-көтә изрәп йоклап киткән. Тәрәзәләрдән текәлеп карап торучы Кавал халкы вакыйганы кино төшерү барышы дип түгел, чынга алып тора икән. Кайбер хатыннар яшь түгеп елый ук башлаган:
– И, җаным, үлгәнмени? Әйбәт артист иде, Тукайны уйнаган иде, җаным!


Илһам Шакир хәйләсе


Самара өлкәсе, Камышлы район үзәгендә бер мәчеткә 300 ел икәнен ачыклаганнар. Берәү манара эченә кергәч, агачка кырып язган датага тап булган. Шуның буенча мәчет бәйрәме – Совет чорында да ябылмыйча эшләп торган атаклы дин йортының 300 еллыгын үткәргәннәр. Гыйбадәтханә каршында зур мәйдан ясап сәхнә көйләгәннәр. Алма төшәр урын да юк, халык бик күп, ди. Олы тантанага башка затлы-зыялы кунаклар арасында Илһам Шакиров та чакырулы икән. Сәхнә кырыена басып җырларга чират көтә. Самара ягында бик диндар кардәшләребез яши бит инде. Картлар атаклы җырчының костюм чабуыннан тарткалый икән:
– Монда мәчет, җырларга ярамый!
– Син сәхнәгә менмә!
– Монда беркемне дә ерлатмыйбыз...
Илһам ага төксе һәм килешүчән тавыш белән хәйләләргә керешә:
– Мин җырламыйм, мөнәҗәт әйтәм, мөнәҗәт әйтәм, дим! Шулай дигәч, аксакаллар да күнә, аның костюм чабуын ычкындыралар. Илһам ага исә, алардан котылгач, менгән-менгән дигәндәй, һәйбәтләп озын гына ике җырны җырлап төшә.


Шамкай тел өйрәтә


Шамкай Камал театрының бер актеры белән кибеткә керә. Үзенә кирәк әйберләрне сайлагач, кассага килеп басалар. Шамкай саный:
– Шуны алдым, моны алдым, алары янына монысын да кушыгыз.
– Я по татарски не понимаю, говорите по русски, – ди сары чәчле кыз.
– Как «не понимаю»? В Татарстане живешь бит, должна понимать…
Икенче юлы да шушы ук кибеткә керәләр болар. Хикмәти Хода, сатучы да шул ук Сарыбаш, ди. Шамкай «үз репертуарын» дәвам иттерә:
– Шуны-шуны алдым, монысын да санагыз, ничә сум бирим?
– Мэн татарча биельмим.
– Как белмисең? Уже лучше инде. Давай, учи дальше, – ди юмор остасы.


«Сукбайлар»


Татар артистлары азәрбайҗан ягына юлга кузгалырга тора. Казан тимер юл вокзалына Рафаэль Ильясов яңа эшләпә, Германиядә тегелгән туфли, бик шәп яңа плащ киеп килгән. Инде әллә кайчан вокзалда көтеп утыручы Әлфия Афзалова, киресенчә, сукбай хатыннар кебек кенә киенгән, ләкин үзе Рафаэльгә карый да көлә, карый да каерылып көлә икән. Р.Ильясовның «Нишләп болай миннән көләсез соң?» – дигән соравы җавапсыз кала. Халык вагоннарга табан кузгала. Безнекеләр дә вагонга атлый.
Урта Азиянең тау-ташлы, тузанлы юлларында, йорттан-йортка фатир төшеп, кышлаклардагы иске клубларда әвәрә килеп, җырлап йөриләр. Берничә айга сузылган авыр гастроль тәмамлана. Менә артистлар Казанга әйләнеп кайта. Гастроль бетәрәк Әлфия апабыз бер шәһәр кибетендә баштанаяк өр-яңадан киенеп җиффәрә. Рафаэль аганың исә, «энәдән генә чыккан» бөтен затлы киеме тузып таушала, әшәке клубларда йөреп рәте китә. Кыскасы, гастрольгә киткән көнне Әлфия апа өстендәге киемнәргә охшап кала. Әнә шунда Рафаэль абый легендар җырчының сәфәргә гади киенеп чыгу серен тулысынча аңлый, үзе дә ачы тәҗрибәне гел истә тота.


Ренат Харис – гражданин


Рәшит Ваһапов фестивале 2006 елның 2 апрелендә Түбән Новгород шәһәрендә зур концерт тәкъдим итте. Татарстаннан барган шәрәфле делегация составында халык шагыйре Ренат Харис та бар. Кичә берьюлы ике телдә бара: татарча һәм русча. Бүтән шагыйрьләр белән беррәттән мин Ренат әфәндене дә «поэт Ренат Харисов» дип игълан итеп җибәргәнмен бит, гөнаһыма каршы. Хәер, сценарийда ничек язганнар, мин шуны укыйм инде анысы. Ләкин сценаристның гаеп-хаталарын бездә, гадәттә, алып баручыга «чөмерергә» туры килә. Ренат абый да, тәнәфестә минем янга килеп, вәкарь белән генә төзәтмә кертте:
– Ренат Харисов дигән гражданин бар, тик шагыйрь юк. Ренат Харис дигән шагыйрь бар, ләкин ул «ов» кушымчасыз гына әйтелә.
– Ринат Мәгъсүмович, Сезнең шигърияттә гражданлык хисләре шулхәтле көчле, мин кайвакыт гражданин Харисов белән шагыйрь Харисовны хәтта аера да алмыйм! – дидем. Минем бу кадәр үк әрсезлегемне Ренат абый көтмәгән иде булса кирәк:
– Һе, тапкыр җавап... – дип китеп барды.


Ахырын журналның ноябрь (№11, 2015) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар