Логотип «Мәйдан» журналы

Армиядә хезмәт итсәң, миллион сум түләнә

1 апрельдән язгы чакырылыш башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Армиягә 18 яшьтән 27 яшькә кадәргеләр алына.Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы - бер ел.“Татмедиа” республика агентлыгында узган матбуг...


1 апрельдән язгы чакырылыш башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итә. Армиягә 18 яшьтән 27 яшькә кадәргеләр алына.



image161676430
Чакырылыштагы хәрби хезмәт срогы - бер ел.
“Татмедиа” республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин сөйләгәнчә, республикада апрель-июль айларында 21 меңгә якын ир-ат медицина комиссиясе узачак, шулардан 4 меңнән артыгы хәрби частьләргә җибәреләчәк.
– Абитуриентларга без бервакытта да тимәдек. Укырга керсеннәр, укысыннар,- ди генерал-майор Сергей Погодин.
Хәрби комиссар аңлатканча,  Армиягә югары белемле һәм һөнәрле булып бару файдалы. Татарстан шәһәрләре һәм районнары 53 хәрби часть белән шефлык килешүе төзегән.
– Узган ел әлеге частьләргә 3 меңнән артык ир-егет хәрби хезмәткә җибәрелде. Шәһәрләр һәм районнар җитәкчеләре, ата-аналар частьләргә барып, хәл белешеп кайталар. Казанның Габдулла Кариев исемендәге театры артистлары хәрби частьләрдә спектакльләр куйдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел шәхсән үзе Мәскәүдәге Преображенский полкында якташларыбызның хезмәте белән танышты. Премьер-министр урынбасары Васыйл Шәйхразиев Кырымдагы хәрби частьләрдә булды,- диде Сергей Погодин.
Армия хезмәтенә китүчеләргә Татартсан Хөкүмәте карары нигезендә, кәрәзле телефон һәм банк картасы бүләк ителә. Кәрәзле телефоннан аена 30 минут сөйләшү һәм ун SMS җибәрү - бушлай. Банк картасына ай саен солдатларга - 2000 сум, ятимнәргә 3000 сум акча күчерелеп барыла.
– Хәрби хезмәтне 2-3 елга контракт төзеп тә узарга була. Республика Хәрби комиссариатында да контракт пункты эшли. Котрактта өч ел хезмәт итсәң, ипотекага басып була, ә алты ел хезмәт куйсаң, банк картаңда бер миллион сум акча туплана. Район җирлегендә бу бер бүлмәле фатир дигән сүз, - ди Сергей Погодин.
Хәрби комиссар ышандыруынча, узган елгы чакырылыштагы якташларыбызның һәлак булу, җәберләнү очраклары теркәлмәгән.
Казан гарнизоны хәрби прокуроры Андрей Сысолятин да бу сүзләрне раслап: ”Узган ел үлүчеләр, Уставтан тыш гамәлләр булмады. Хәрби частьләрне рөхсәтсез калдырып китүнең алты очрагы ачыкланды. Ике очракта-яраткан кызлары, ә дүрт очракта ата-аналары сәбәбендә”, -диде.
Татарстанда 53 ир-егет чакырылыш хәрби хезмәткә барудан качып йөри. Андый кешеләргә 200 мең сум штраф салына, ирекләреннән дә мәхрүм ителергә мөмкиннәр. Республика хәрби комиссары Сергей Погодин: ”Хәрби хезмәткә барудан читләшеп йөрүчеләр саны елдан-ел кими. Хәрби частьләр командирлары якташларыбызның тырышып хезмәт куюларына рәхмәт хатлары җибәрәләр. Балаларны ватанпәрварләр итеп тәрбияләп үстерүләре өчен үзем дә ата-аналарга, укытучыларга рәхмәтемне белдерәм!” - диде.
“Кайнар элемтә” телефоннары:
Казан гарнизоны Хәрби прокуратурасы - 264-23-51, эш вакыты 9.00-18.00 сәгатьләрдә;
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты - 221-60-06, эш вакыты 9.00-18.00 сәгатьләрдә;
Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының тәүлек дәвамында эшләүче кыска санлы “кайнар элемтә”се - 05216.

 
http://shahrikazan.com/tt

Комментарийлар